Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләле кеше – бай кеше

8 июль көнне «Сабантуй» ял паркында ЗАГС, район яшьләр эшләре бүлеге һәм «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап күркәм чара оештырды.

Чарада әлерәк кенә өйләнешергә гариза биргән, июль-август айларында язылышачак яшьләр катнашты. Булачак яшь гаиләләр Хәйруллин Айнур һәм Бәдегетдинова Эльвина, Николаев Артем һәм Гыйльманова Илүзә, Ганиев Рәмис һәм Әхмәдуллина Фәния, Галәветдинов Динар һәм Мөхәммәдиева Фирүзә, Вәлиуллин Таһир һәм Гыйләҗева Рәсимә, Соловьев Феликс һәм Иванова Татьяна, Сәмигуллин Рүзәл һәм Габделбәрова Ландыш, Апаков Леонид һәм Тарасова Ольга төрле спорт ярышларында көч сынашты, шулай ук алар арасында иң оста атучы кызны һәм егетне билгеләделәр. Яшьләр өйләнешү гаризасына рәсми төстә куллар куйды. «Хыял» яшьләр үзәге парларны өч командага бүлеп, квест уены оештырды. Командаларда икешәр гаилә, ягъни дүртәр кеше катнашты. Ярышларда узышкан арада булачак ир белән хатыннар арасында татулык урнашты, алар бер-берсен ишетә, аңлый, бер-берсенә юл куя белергә өйрәнде. Чара чәй эчеп, хис-кичерешләр белән уртаклашып тәмамланды.

Шулай ук шушы көннәрдә Балтач районында яшәүче матур, яшь гаиләләребезнең берсе – Зөhрә hәм Раил Садыйковлар гаиләсе «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестивалендә «Профессиональ мәдәният Республикасы» («Республика Профессиональной культуры») номинациясендә җиңү яулады.

3 июль көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестиваленең финал этабы, ә 11 июльдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Фестивальнең төп максаты – яшь гаиләнең социаль статусын күтәрү, аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, яшьләрдә төп тормыш кыйммәте буларак гаиләгә мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.

Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Сүз уңаеннан, безнең район статистикасына да күз салыйк әле. Соңгы 6 ай эчендә, ягъни 2021 елда Балтачта 46 никах теркәлгән һәм 29 пар аерылышкан. Аерылышучылар санының артуы күптән түгел генә гамәлгә кергән закон – ялгызы гына бала үстерүче ата-аналарга биреләчәк пособиеләр белән дә бәйле: инде күптән аерылышканнар да әлеге пособиегә чиратка басты.

Шул ук вакыт аралыгында районыбызда 174 бала туган, шуларның 94е – 49 малай һәм 45 кыз Балтачта теркәлгән. 26 бала гаиләдә беренче бала булып, 33 бала – икенче, 23 бала – өченче һәм 12се дүртенче бала булып туганнар. 2020 елда туган балаларга кушылган сирәк исемнәр арасында: Эмир, Алихан, Ренара, Бахтияр, Ильяр, Сәед, Жасмин, Айдан, Мәйсәрә, Нурлан, Дилия, Финзилә, Тамерлан, Хадир, Габдулгазиз, Самина, Мәлик, Равил һ.б. Равил Ярак-Чурма авылында татар гаиләсендә 9нчы бала булып дөньяга килгән.

Кызыклы факт: Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев ел саен ел ахырында ЗАГС бүлегеннән яңа туган балаларга кушылган исемнәр турында мәгълүмат ала һәм аны анализлый: мәгънәле мөселман исемнәре өчен әти-әниләрне мактый, бүләкли, ә мөселман исемнәре китабында булмаган чит исемнәр өчен – орыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яшь гаиләләр