Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләләргә өстәмә түләүләр билгеләнгән

Аны кемнәр ала? Нинди шартлар үтәлергә тиеш.

Дистә еллар бергә яшәгән русиялеләр туй юбилеена түләүләр ала алачак. Әмма аның күләме һәр төбәктә төрлечә булачак. "Түләү күләме төбәк закон актлары белән билгеләнә.

Мәсәлән, Питерда, ХМАО һәм Удмуртиядә бергә яшәгән һәр ел өчен бер мең сум түләү каралган. Шулай итеп, 50 ел бергә яшәүчеләр 50 000 сум алырга мөмкин», - ди белгечләр.

Шул ук вакытта, кайбер төбәкләрдә мондый түләүләрне алу өчен билгеле бер шартлар бар, ә кайберләрендә алтын туйларын билгеләүчеләргә символик бүләк кенә тапшырыла.

Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская билгеләп үткәнчә, түләүләр автомат рәвештә билгеләнми. Аларны алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Башкалада бер тапкыр бирелә торган түләүләр, гаилә тормышының юбилей даталарын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, ир белән хатынның берсенә билгеләнә. Сумма Мәскәү хөкүмәте тарафыннан гаилә тормышының юбилее датасына билгеләнә. Түләү башкалада яшәүче ир белән хатынга билгеләнә", - диде ул.

Красовская билгеләп үткәнчә, быел мәскәүлеләр 50 ел бергә яшәгән өчен - 21120 сум, 55 һәм 60 еллыкны билгеләүчеләр - 26400 сум, ә 65 һәм 70 ел бергә тормыш сукмагыннан атлаучылар 31680 сум алалар, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә минем ишеткәнем дә юк.Димәк түрәләргә генә каралган!

    Теги: пособие өстәмә түләүләр