Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләнең йөрәге сез - Әниләр

Әни, әнкәй! Һәрберебезнең тормышында иң изге кеше ул әни!

Дөньяга аваз салудан ук безне җил-давылдан саклаучы, йомшак куллары белән сыйпап, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә дәрт-дәрман бирүче, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, тормыш дигән олы юлдан безнең белән уй-киңәшләрен биреп атлаучы илаһи зат та ул.

Кем генә үз баласының картайган көнендә үзенә терәк булуын, үзенең шулар янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәвен теләми икән! Баласының тәүфыйклы булып үсеп, тормышта үз урынын табуы, әти-әнисенең йөз аклыгы булып яшәве һәр гаиләнең изге теләге бит.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан без, Кариле балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлекнең ике төркем балалары һәм тәрбиячеләре, шушы датага багышлап, истәлекле кичә әзерләдек. Тормышыбызда барган вәзгыять, пандемия чоры бу кичәбезгә киртә була алмады. Балалар әниләр бәйрәме өчен А.Алишның “Куян кызы” әкиятен һәм “Сәламәтлек аланына рәхим ит!”дигән сценарийны әзерләде. Без аны, видеоязмага төшереп, һәр гаиләгә җибәрдек. Бу сценарий һәм театральләштерелгән әкияттә һәр бала катнашты. Ә инде геройларның киемен (Шүрәле, тиен, куян, Доктор Айболит, керпе һәм башка персонажларның) хәзерләүдә, сәхнәне бизәүдә әти-әниләр бик теләп катнашты.

Сайлаган темабыз да бик актуаль иде: беренче тамашада Әниләрнең киңәшен һәрчак тыңларга, тыңламаган очракта нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында тәрбия мәсьәләсе күтәрелсә, сценариядә, исә, һәрберебез өчен кирәкле тема-сәламәтлек проблемасы күтәрелгән иде. Сер түгел, бүген балалар күбрәк телефонда утыра, аз хәрәкәтләнә, спорт белән даими һәрберсе шөгыльләнми.

Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимеш, шифалы үләннәр белән тукланасы урынга кибетнең ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән зарарлы тәм-томнары белән мавыга. Кичәбездә әнә шуңа басым ясалды, күрсәтмә әсбап итеп кулланылган кура җиләге, балан, мәтрүшкә, гөлҗимеш, үги ана яфрагы ише әйберләрне дә әниләр үзләре әзерләп китерде. Кыскасы, әлеге күтәрелгән мәсьәлә балалар өчен генә түгел, гаилә, әниләргә дә файдалы булгандыр.

Гөлшат Зәйнуллина,
Фирдания Зарипова,
Алинә Садикова,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Фото:karelinski_detski_sad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне