Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гайнетдиновлар гаиләсе — Рәистә очрашу (фото)

Рәистә кабул итүдә булдылар.

Районыбызның Субаш авылыннан Фагыйл Гайнетдинов тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановта кунакта булдылар. Ел саен республиканың иң лаеклы гаиләләрне кабул итү бәйрәмндә катнашу зур дәрәҗә ул. Ә Гайнетдиновлар гаиләсе моңа бик лаек. Фагыйль ага өч дистә елдан артык физик культура, хәрби хәрби хәзерлек дәресләре алып барды. Соңгы елларда армреслинг юнәлешендә түгәрәк алып барып, дистәләрчә оста, Россия, Татарстан күләмендә үтә торган ярыш җиңүчеләрен тәрбияли. Тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән дүрт егет һәм бер кыз үстерделәр алар.

Егетләрнең өчесе үзләренең хезмәт биографияләрен хәрби хезмәткә багышладылар. Майор Раил, өлкән лейтенант Рафил һәм сержант Искәндәр Гайнетдиновлар. Алар бу гаиләнең генә түгел, районыбызның горурлыгы. Раил һәм Рафил Казан танк училищесын тәмамалап, Искәндәр 2017елда спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, үзләрен хәрби хезмәткә багышладылар.

Кызганыч, 2022 елның август аенда гвардияче өлкән лейтенант Рафил Гайнетдинов махсус хәрби операөия барышында геройларча һәлак булды. Ул укыган Субаш мәктәбендә аңа истәлек тактасы куелды. Геройның батырлык өчен ордены(Орден Мужества) гаиләдә кадерләп саклана. Фагыйл ага Гайнетдиновка һәм аның тормыш иптәше Гүзәлия ханымга сабырлык телибез, тигез гомер итеп, алдагы тормышларында борчу, кайгы-хәсрәтләр килмәсен дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу рәис