Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галерея тулыландырыла…фотолар җибәрегез

Бөек Җиңнең 75 еллыгына хәзерлек, илгә Җиңү алып килгән ветераннарга рәхмәт йөзеннән, Ватан сакчыларының истәлекләрен мәңгегә җуймау, кадерләп саклау, мәңгеләштерү  максатыннан, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Баш чиркәвендә “Хәтер юлы” тарихи-мемориаль комплексы мультимедиа галереясе булдырыла.

Галереяны тулыландыру буенча Татарстанның хәрби комиссариаты һәм райондагы комиссариатлар 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси гаилә архивларында булган фотосурәтләрен һәм сугыш хатларын туплауны дәвам итә. Барлыгы 24 мең 520 фотография җыелган, 684 мең сугышта катнашучы турында мәгълүмат тапшырылган. Районыбызда яшәүчеләр арасында галереягә фотосурәтләр, мәгълүматлар, сугыш хатлары тапшырырга теләүчеләр булса, рәхим итеп, урындагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала. Хәрби комиссариат вәкилләре гражданның үзе барында ук фотоны яки сугыш хатын сканир аша үткәреп алып кала. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)221-43-09.

Сугыш чоры хатларын, фоторәсемнәрне Балтач районы хәрби комиссариатына китерүегез сорала.Белешмәләр өчен тел.: 2-44-42, 2-48-11.

фото: http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев