Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гап-гади авыл укытучысы булуында аның бөеклеге

Үз биеклеге булуда - кешенең бөеклеге дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр. Бүгенге язмамның герое Тәбрис Газыймҗанов та шундый бөек кешеләрнең берсе. Әмма ул галим дә, профессор да, зур җитәкче дә түгел, ә гап-гади авыл укытучысы. Бөеклеге аның башкарган эш-гамәлләрендә, кылган игелекләрендә.

Гамәлләре, бөтен булмышы белән авылның горурлыгы, аның йөз аклыгы булган Тәбрис Газыймҗанов Куныр авылында туып-үсә, шунда укып белем ала, югары белемгә ия булып, гомере буе туган мәктәбендә балалар укыта. Замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәре җиңел түгел, ләкин ул үз эшен яратып башкаручы, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килүче, балаларның зур ышаныч белән аңа төбәлгән карашларын тоючы укытучы булып формалаша. Дәресләр белән генә чикләнмичә, дәрестән тыш вакытларда да балалар белән аралашып, аларга кирәк чакта ярдәм итә, якын дус буларак үз киңәшләрен дә бирә. Үзенең артык тыйнак, рәхим-шәфкатьле, игътибарлы, ярдәмче булганы өчен аны һәркем - олысы-кечесе тирән хөрмәт итә. Укытучының чын йөрәктән үз эшен яратуы, укучыларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп оештыруы һәм аларның чын дустына әйләнүе аша килә аңа бу олы хөрмәт. Тәбрис әфәнде белән аралашкан һәркем аның күңел байлыгына, рух ныклыгына, белем тирәнлегенә хәйран кала. Сөйләү теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, ныклы кыйбласы бар. Масаймас, үзенә ниндидер өстенлекләр таләп итмәс.

Хезмәт юлын гади укытучыдан башлаган мөгаллим бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, "Авыл тарихы" музее җитәкчесе буларак та бәяләп бетергесез хезмәт башкара. Хезмәте югары бәяләнеп бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары - аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
- Нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыга алырлык ир-егет. Шәхес буларак, олы җанлы, авыл халкы арасында һәм коллективыбызда зур ихтирамга лаек кеше ул Тәбрис Габделхакович, - ди аның хакында мәктәп директоры Вагыйз Галиев.

Үзен мактаганны яратмаса да, бүген күркәм юбилее уңаеннан, мактау һәм котлау сүзләре ирештермәсәк язмабыз тулы булмас иде. Тәбрис Габелхаковичны укытучылар коллективы һәм күпсанлы укучылары исеменнән матур гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрчак укучыларым дип янып яшәгән, хезмәттәшләрен тирән хөрмәт иткән һәм туганнары, якыннары өчен бихисап игелекләр кылган мөгаллимнең киләчәге бәрәкәтле, сәламәтлеге нык булсын. Туар таңнар бары яхшы хәбәрләр белән генә куандырып, якыннары янәшәсендә бәхетле булып яшәргә язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250