Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаҗәп хәлләр...

Район үзәгеннән кайтышлый Норма дигән авылда яныма бер җиңел машина килеп туктады. Урта яшьләрдәге шофер тәрәзәне төшерде дә: “Вам куда?” – дип сорады.

Мин кайта торган якка барышы булгач, кереп утырдым. Салонда акрын гына татарча җыр агыла иде: “Әле генә кергән идек, шау чәчәкле язларга”... Машина туктаганда әле җырның көе генә ишетелә иде, бу җырны бутап та булмый кебек, тик шоферы русча эндәшкәч, ялгышканмын, охшаш русча көй булган икән дип уйладым. Салонда инде җырны сүзләре белән ишеткәч, “Малмыж ягына кайтучы түгелме дип русча сорагандыр инде”, – дип юрадым. Тик бераз баруга, абыем тагын русчалап: “Эшкә барасыңмы?” – дип сорады. Каршылыклы уйлар эчендә мин дә русчалап: “Юк, өйгә кайтам”, – дидем. Шофер абый сөйләшергә, аралашырга яратучы кеше булып чыкты. Сорауларны биреп кенә тора. Радиоладан (ә анда дулкыннарда “Болгар” радиосы булып чыкты) татарча җырдан соң, диктор кыз татарча сөйләүгә күчте. Ә без шофер белән русча сөйләшеп кайтабыз. Төгәлрәге, ул сорый, мин җавап бирәм. Ярты юлны диярлек узгач, түзмәдем, русчалап: “Үзегез русча сөйләшәсез, үзегез татар радиосы тыңлыйсыз. Аңлыйсызмы соң?” – дип сорадым. Баксаң, ул безнең районның бер удмурт авылында яши, үзе дә удмурт милләтеннән икән.

–Әйе, аңлыйм. Без шул өч телдә: удмуртча, русча, татарча сөйләшкән булабыз инде... Татарча да әйбәт беләм мин, әмма сөйләшергә кыенсынам,  кирәк булганда гына сөйләшәм, – ди бу. – Аның каравы, татарча җырларны бик яратам. Юлда йөргәндә гел татарча җырлар тыңлыйм, күбрәк “Болгар” радиосын кушам...

–Телевизордан да ТНВны, татарча каналларны карыйсызмы? – дип чираттагы соравымны бирәм.
–Карыйбыз, республика хәлләрен дә беләсе килә бит. Татарчасын да, русчасын да карыйбыз. Яңалыкларны гына түгел, башка тапшыруларны да, җырлы каналларын да карыйбыз.

–Өйдә нинди телдә сөйләшәсез соң? – дип сорыйсым килсә дә, сорамадым. Җавабын болай да беләм бит инде. “Билгеле, үз телебездә. Балалар кечкенәдән өйрәнеп кала, аннан соң кая гына барсалар да, онытмыйлар”...

Ике авыл арасы ерак түгел, “исән-сау йөрегез”, – дип, күрше Салавычта төшеп калдым. Күңелдә ниндидер әйтеп бетергесез хисләр өермәсе иде. Әле авылга кадәр километр ярым тәпиләп атлаганда да, бу сөйләшүне анализлап кайттым. Үзем удмурт телендә барлы-юклы бер-ике сүз белсәм дә, районыбыздагы удмуртларның өч телне дә аралашырлык итеп өйрәнүләре, безнең җырларны яратулары, тыңлаулары, тапшыруларны караулары күңелгә шулкадәр рәхәтлек бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш