Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гарифҗан Галиев "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде (+ фоторепортаж)

29 март көнне Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена нигез салучы, бүгенге көнгә кадәр 52 ел дәвамында аның алыштыргысыз директоры булган, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевка 90 яшь тулды.

Әлеге күркәм олуг юбилее уңаеннан ул "Халыклар дуслыгы" музеенда күп санлы кунаклар һәм котлаулар кабул итте. Ил агасын тәбрикләргә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәт юлында бергә эшләгән хуҗалык рәисләре, хезмәттәшләре килде һәм республика җитәкчелегеннән мәртәбәле шәхесләр кайткан иде.
Гарифҗан Гали улы Галиевка Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты, Татарстан Презинденты Рөстәм Миңнехановның Котлаувы һәм аның кулы белән имзаланган "Фидакарь хезмәте өчен" ("За доблесный труд") медале, район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавы һәм истәлек бүләге, Балтач муниципаль район башлыгының Мактау таныклыгы, район ветераннар Советының Мактау таныклыгы тапшырылды. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз, Арбор авылыннан чыккан күренекле шәхесебез Таһир Галимҗан улы Һадиевның истәлек бүләкләренә, ихлас котлауларына да лаек булды. Ул Гарифҗан Галиевичның укучысы буларак, мәктәп елларындагы хатирәләре белән уртаклашты, олы рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова һәм республиканың Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова юбилярны туган көне белән тәбрикләп, ярты гасыр буена мәдәниятне үстерүгә, милли гореф-гадәт, йолаларны, тарихны саклап калу юнәлешендә гаять тә зур, бәяләп бетермәслек олы хезмәт башкарганы өчен аңа чиксез рәхмәтләрен ирештерделәр.
Бәйрәм кичәсенең икенче өлеше "Труд" җәмгыятенең ашханәсендә мул табыннар артында дәвам итте. Әлеге чараны оештыруда "Труд" җәмгыятенең җитәкчесе Рашит Һадиев иганәчелек ярдәме күрсәтте, шулай ук музей хезмәткәрләренең, ветеранның социаль хезмәткәре Фәридә Чуртанованың да тырышлыгын бәяләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250