Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун алыйк әле, дускай...

Җәй башы безнең бакчабыз өчен бәйрәмнәргә бай булды.

Уртанчылар төркеме өчен иң истәлек-лесе авылыбызның танылган баянчысы, күп көйләр иҗат иткән кеше - Наил абый Фәсыйхов белән очрашу иң дулкынландыргычы булгандыр. Бу очрашуга мин балаларны әбиләре белән бергә чакырдым. Чөнки, алар - Наил абыйның чордашлары, яшьлек елларының авырлыкларын бергә җиңгән, бергә клубларда җырлап-биеп үскән буын. Бу бәйрәмдә дә алар рәхәтләнеп биеделәр, моңлы җырлары белән балаларны шаккатырдылар, яшьлек елларын искә төшерделәр. Наил абый балаларга үзенең сабыйчак истәлекләрен сөйләде. Балалар биргән сорауларга аңлаешлы, тулы җавапларын бирде. Аның сөйләвеннән без, беренче тапкыр ул гармунны биш яшьтә тотуын, нинди көйләр уйнавын, беренче гармунны кем алуын, кайчан көйләр иҗат итә башлавын белдек. Аның бик күп җырларын («Дәү әнием», «Көз», «Әтиемнең алтын куллары», «Без - табигать баласы») балалар яратып җырлап күрсәттеләр. Наил абый да аларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, үзенең яраткан җырларын башкарды. Ә бәйрәм ахыры гөрләшеп чәй табыны артында үтте.
Син гармунда уйнаганда
Тирә-як тынып кала.
Гармун моңына тирбәнеп
Гөлләрдән чыклар тама.

Тынып калган авыл өстенә баян моңы тарала. Наил абый кичләрен капка төбенә чыгып баян уйнарга ярата. Бу таралган моңда - авыр сабый чак истәлекләре дә, сандугач кебек җырлаучы кыз - Илсөяр апа белән танышкан яшьлек еллары да, сәхнә түрендә балкучы яшь җырчы улы - Раяз Фәсыйхов белән горурлану хисләре дә бар. Татар моңы авылларда сүнмәсен, Наил абый кебек талантлы кешеләребез югалмасын иде әле. Без аңа нык тазалык, озын гомер, әнисе Ләлә апаның терәге булып, биш баласының, оныкларының игелеген күреп, Илсөяр апа белән тигезлектә, муллыкта яшәвен телибез. Кулыгыздан баян төшмәсен, яңа көйләр иҗат итегез, Наил абый. Очрашуга килеп, балаларны сөендергәнегез өчен мең рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250