Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун моңнарына уралып...

Габдулла абый шатлыкларын да, кайгыларын да гармун моңнары белән күмәргә ярата. Ни генә дисәң дә, гармун аңа беркайчан да хыянәт итмәгән. Шуңа да, гармун моңнарына уралып гомернең җиде дистә елы үткәне сизелми дә калган.

1943нче елда дөньяга килгән Габдулла Ситдыйковның балачак еллары авыр шартларда үтсә дә, кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Әтиләре Мөхәммәтгали дин әһеле булганлыктан Габдуллалар гаиләсе бик нык кыерсытуларга дучар була. Авыл куштаннары ярдәме белән өйләре, мал-мөлкәтләре тартып алына. Сыеныр урын эзләп, Мари Республикасына юл алалар. Биредә Мөхәммәтгали абый мәңгелеккә күзләрен йома. Өч бала белән кире Соснага кайткан әнине Муса исемле олы йөрәкле кеше үз гаиләсенә сыендыра. Габдулла башлангыч мәктәпкә укырга керә. Укудан бушаган арада зурлар белән бергә колхоз эшләрендә катнаша, ат белән төрле эшләрдә хезмәт куя. Нинди генә авыр чорлар булмасын, гармун Габдулланың авырлыкларын җиңеләйтүче, сердәшчесе була. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, ат караучы булып эшли башлагач та, егетнең белем алырга булган омтылышы кимеми. Һәм ул Балтач урта мәктәбенә укырга килә. 1959нчы елда Габдуллалар гаиләсе тагын бер зур югалту кичерә. Муса абыйның вафаты кояшлы көнне яшен суккандай була. Иң авыр вакытларда гармун ярдәмгә килә. Күңелдәгесен янәшәдәгеләргә сөйләп булмаган вакытларда бер гармун тартып җибәрү барлык авырлыкларны юкка чыгаргандай итә. Ул вакыттагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Фазлыев хәер-фатыйхасы белән Габдулла Ситдыйков Бөрбаш урта мәктәбенә хезмәт укытучысы итеп билгеләнә. Бераздан туган авылында укыта башлый. Балаларга белем бирү белән беррәттән, читтән торып югары белем ала. Укучыларының район һәм республика күләмендә үткәрелгән ярышларда гел алдынгы урыннарда баруы Габдулла Ситдыйковның үз эшен күңел биреп, яратып башкаруы турында сөйли. Мәктәптә авыл һәм колхоз тарихын гәүдәләндергән музей ачу да Габдулла абыйның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Укытучылык эшеннән тыш, һәр бәйрәмнең музыкаль бизәлеше дә аның тарафыннан башкарыла. Авыл хезмәтчәннәренә мәдәният хезмәте күрсәтүдә дә аның роле зур. Ул катнашмаган концерт, кичәләр бик сирәктер. Габдулла абыйның иң зур казанышы һәм горурлыгы ул, әлбәттә, гармунчылар ансамбле. Алар әле дә авыл, район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясый, Сабантуйларда тирә-якны гармун моңнарына күмә. Гомере буе җыр-моңга, гармунга гашыйк Габдулла Ситдыйков инде күптән лаеклы ялда. Әмма ул һәрчак хәрәкәттә. Һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, мәктәп белән дә элемтәне өзми. Муллыкта, бөтенлектә яшәү рәхәт. Яшәү дәвам итә... гармун моңнарына уралып...
Рәсемдә: Габдулла Ситдыйков чыршы бәйрәмендә. 1990нчы ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250