Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Гайфи бабай, өйлән давай!"да уйнаган Наил Шәйхетдинов вафат булган

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зур югалту кичерә. Кичә, 25 гыйнвар көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты НАИЛ ШӘМСЕТДИН улы ШӘЙХЕТДИНОВ вафат булган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату бүген Тинчурин театрында узачак. Артистны Самосыровоның татар зиратында җирләячәкләр.

Шәйхетдинов Наил театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның "Кыр казлары артыннан" - Әкбәр, "Сандугачлар килгән безгә" - Хәмзин, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкарды.

Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның "Әллә өйләнергә инде?"сендә Әхмәт, Х.Вахитның "Кияүләр"ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!"ында Гайфи, М.Горькийның "Кояш төшмәгән җирдә" сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым"ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның "Йосыф- Зөләйха"сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның "Эх,алмагачлары!"ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.

Шәйхетдинов Н.Ш. театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Шәйхетдинов Н.Ш. башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250