Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гайрәт иткән – таулар тишкән

Хәсәнша Гыйлфан улы Борһанов татарның каймагы булган Буа ягы мишәре. Безнең якларга Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган агроном буларак, партия юлламасы буенча килә.

Әтнә районында эшли башлап, 1951 елда Смәелгә агроном итеп җибәрелә. Һәм тиздән Комзаводтагы колхозга председатель итеп куела. 1957 - 1983 елларда Субашта колхоз рәисе була, аннан 1989 елга кадәр район хәзерләүләр конторасы директоры. Үзе әйтүенчә, 38 ел район Советы депутаты булып торган. Ул «Почет билгесе» ордены һәм берничә медаль кавалеры, Татарстан АССРның Атказанган агрономы. Быел 25 сентябрьдә аңа 85 яшь тулды. Юбилярны котлап Балтачның Свердлов урамындагы өенә бардым һәм бераз сөйләшеп утырдык.

- Хатыным исән чакта рәхәтрәк иде билгеле. Соңгы елларда урын өстендә ятса да, өйдә сине көтеп торган тормыш юлдашын булу бөтенләй икенче инде. 17нче августта аны озатканга да өч ел үтеп китте.

- Озак авырдымы әллә? Карашучылар булдымы?
- Авырды инде. Ялгыз булмадык. Балалар гел килеп торды. Социаль яклау бүлегенә рәхмәтем зур. Аннан куелган Тәнзилә кешелекле, мәгънәле хатын булып чыкты. Рәүфәмне җирләгәч тә миңа ярдәм итәргә аны калдырдылар. Аерым медсестра атнага өч көн килеп,күзләргә дару сала. Җитәкчеләре Алсу Фәризовна да хәлемне гел белешеп тора.

- Өч балагыз, бер малай, ике кызыгыз бар дип беләм...
- Аларның үз гаиләләре. Бер дә мәшәкатьлисе килми. Көн саен хәлемне белеп, булышып торалар. Балтачта бер урам аша яшәүче кызым Розалия гел кереп тора. Аның үз балалары бар. Подстанциядә эшләүче улы Ранил өйләнеп Балтачта яши. Ике балалары үсә. Кызы Гөлинә Шәпшедә кибет мөдире.

- Спортта эшләгән Ринатыгыз балалардан өлкәне бугай?..
- Әйе, ул үзе дә бабай инде. Уллары Айнурда ике, кызлары Алиядә өч оныгым үсә. Төпчек кыз Люцияне генә Новосибирскийда торгач сирәк күрәм. Рәхмәт балаларга авырлык, йөзгә кызыллык китермәделәр.

- Ә үзегезнең бөтен районны шаулаткан вакытларыгыз булды...
- Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар диләрме әле. Субашта пред чакта бик таләпчән булдым . Кушканны үтәмәүчеләргә, трай тибеп йөрүчеләргә, фермаданмы анда, басуданмы җай чыккан саен колхоз милкен кыстырып кайтучыларга бик кырыс идем. Хуҗалык нык булсын, акчалы булсын дип шушында яшәүчеләр өчен тырыштым. Әмма авылдагы аз эшләп күп ашарга гадәтләнгән кайберәүләргә бу ошамады. Тырнак астыннан кер, гаеп эзләп халыкны котырта башладылар. Йонны гел уңайга түгел, каршыга да сыпырып торган җитәкчене хәзер дә бик өнәп бетермиләр. Менә шуннан колхоздан китеп, алты ел район хәзерләүләр конторасында директор булып эшләп, лаеклы ялга чыктым.

- Ялга чыккач та эшләп йөрдегез түгелме соң?
- Ул чактагы райкомның беренче секретаре Марат Әхмәтов чакырып алды. Балтачтагы беренче мәчет төзелеше артыннан йөрүне үтенделәр. Элек тә гомуми район ихтыяҗына әйбер юнәтеп командировкаларга еш чыга идем. Гел эшне эш итеп кайтуны искә алып чакырырга булгандыр инде. РСФСР Министрлар Кабинетыннан мәчет төзергә рөхсәт язуы алып кайттым. Шуннан булачак бинаның сызымнарын алып, Уфага Мөфти Таҗетдинга киттем. Монда да, керсә Борһан керә ала дип, әрсез булгач, мине җибәргәннәрдер инде. Ничек итсәм иттем, эшне эш итеп кайттым. 310нчы номер белән Балтач мәчетен исәпкә бастырдым. Бүләккә зур Коръән китабы, төзелешкә бераз акча да алып кайттым.

- Төзелеш башлангач та мәчет янында күренә идегез...
- Төзелеш материалларына кытлык заман бит. Әнә шуларны эзләп чаптым. Район җитәкчелеге кушуы буенча үземә машина билгеләделәр. Элекке дуслар, танышлар белән әвеш-тәвеш китереп, нигезгә плитәләр, стена өчен кирпечләр дә кайтарттык.

- Төзешүен төзешкәнсез. Шуңа мәчетнең 20 еллык юбилеенда да урыныгыз түрдә булды. Ә үзегез мәчеткә йөрмисез бугай...
- Намаз укымыйм, ураза тотмыйм. Коръәнне бер конституция кебек һәркем үзенчә сукалый, һәр мәчетнең үз тәртибе. Күңелең чиста булсын, ясалма булма. Мәчеткә йөреп кенә яхшы кеше булып булмый. Мин дуслар өчен дус, ә дошманнар һаман сөймәс инде.

- Үлчәүгә салсаң, кайсы як күбрәк тартыр дисез?
- Бу турыда уйлаганым да юк. Бөтен гамәлләремне район өчен, шушы райондагы халык өчен эшләдем дип беләм. Шуңа күрә кайчандыр үзем пред булган Субашта да еш булам, район җыелышларында да катнашам. Машина белән өйгә килеп алып китереп куя торган булсалар, безнең кебекләр өчен үткәрелгән районкүләм чараларның берсеннән дә калмас идем. Алай ук оештыра алмыйлар шул әле. Тфу! Борһан булмыйча калмый диярләр инде. Әллә кая кереп барам түгелме.

- Үзегезне бәхетле саныйсызмы?
- Гомерем заяга узмады, картлыгымда ялгыз түгел. Балалар, дуслар килеп тора. Шулай булгач, нәрсәгә зарланырга. Ә район өчен кемнең нинди хезмәт куйганың халык үзе күреп, белеп тора. Зур сәхнәдә бирелгәнгә карап кына районның Мактаулы гражданины булып булмый.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Юбилеегыз белән котлыйм, сәламәт булыгыз. «Гайрәт иткән - таулар тишкән», дип халык сезнең кебекләр турында әйтәдер.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250