Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газчыларның кулы җылы (+фото)

“Балтач газы” идарәсе хезмәткәрләре менә инде берничә ел рәттән Яңа ел якынлашкан көннәрдә сабыйларны сөендерә.

Газчылар үзләренең хезмәт хакларыннан билгеле бер сумма җыеп,узган ел Анжела Вавилова исемендәге хосписта яшәүче авыру балаларага уенчыклар бүләк иткәннәр иде. Ә быел үзебезнең районда яшәүче тәрбиягә алынган һәм әти-әнисез калган ятим балаларны сөендерергә булганннар. Уенчыклар, кышкы киемнәр, татлы шоколад белән бергә ияләренә тапшырылды. Бүләкләрне идарә хезмәткәрләре Балтач районы башкарма комитетының опека бүлегенең әйдәп баручы белгече Венера Хәбибрахманова белән берлектә тапшырдылар. Балалар белән бергә үзебез дә сөендек, диләр өйләребезгә җылылык бирүчеләр. Шигарьләре дә нык егет-кызларның – дөньялар имин-тыныч булсын, сабыйлар һәрчак көлеп торсын.
Я, кайсыгызның кулы җылы?! Кемнәр кушыла изге эшләргә?

Гөлйөзем Мәннапова
“Кайтаваз” радиосы редакторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев