Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Газетага язылып, бүләк оту бик мөмкин хәл»

Күптән түгел уйнатылган бүләкләр арасыннан икәү безнең райондашларыбызга чыкты.

«Татмедиа» җәмгыяте газета һәм журналларга язылучылар арасында һәрдаим төрледән-төрле призлар уйнатып тора. Аларда республикабыздан күп кенә абунәчеләр катнашып, үз бәхетләрен сынап карыйлар. Күптән түгел уйнатылган бүләкләр арасыннан икәү безнең райондашларыбызга чыкты.

Гөлшат Зәкиеваның төп бүләкне — шифаханәгә юллама отуы турында хәбәр иткән идек инде, Венера Хөсәенова откан электр шуруповерты да кайтып җитте һәм без аны бәйрәм алдыннан бәхетле иясенә тапшырып үттек.

Венера апаның газета-журналларга язылып беренче генә тапкыр бүләк отуы түгел, моңа кадәр ул электр иттарткычы откан иде инде.

Бүләк оту бәхет эше инде ул. Шулай да үз бәхетеңне тикшереп карауның юллары бик җиңел бит, бары тик "Татмедиа«ның газета-журналларына язылырга гына кирәк. Мин үземне белә башлаганнан вакыттан ук безнең өйдә «Хезмәт» газетасын алдырганнарын хәтерлим. Гаилә корып яши башлагач та өзелмәдем мин район газетасыннан. Мин үзем дә бит журналист белемле кеше. 1980 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамладым. Районнан без дүрт кеше укыдык — Нурулла Галиев, Ринат Сөләйманов, Виктор Шадрин һәм мин. Элек мин газетага язмалар китерә идем, соңгы елларда язган юк инде, ләкин «Хезмәт» редакциясенә килгәндә күңелләрем үзгәрә минем, якын ул миңа. Мин алган белгечлегем буенча эшләмәдем, мәктәптә озынайтылган төркем тәрбиячесе булып эшләдем. Шулай да стена газетасы редакторы булырга туры килде миңа. Бүгенге көндә дә газетаның һәрбер битен яратып укып чыгам, бигрәк тә мәктәпләр тормышын яктырткан, гаиләләр турындагы язмаларны, очеркларны яратып укыйм. Республиканың башка газета-журналларына да язылам, оныкларыма да төрле журналларга язылып торам. Газетага язылып, бүләк оту бик мөмкин хәл, язылыгыз, дип таныш-белешләремә дә киңәшләремне бирәм. «Хезмәт» газетасы редакциясендә эшләүчеләргә алга таба да эшләрендә уңышлар теләп калам, газетабыз һәрчак шулай бай эчтәлекле булып, укучыларын сөендереп торсын, — диде Венера ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев