Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газинур Дәүлиев котлавы

Медицина хезмәткәрләрен уртак һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Сез һәр сабыйга аваз салырга ярдәм итәсез, иң авыр вакытларда терәк буласыз,безнең гомерләрен саклап каласыз. һәм сәламәтлек юлына басарга булышасыз. Коллективта барлыгы 440 хезмәткәр эшли. Шуның 58е табиб, 345е - урта медицина хезмәткәре. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә һәм район социаль яклау бүлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүче шәфкать туташлары да бар. Һәркайсы халыкның сәламәтлеген ныгытуга, гомер озынлыгын арттыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзләреннән өлеш кертәләр.

"Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы" уңаеннан табиб һәм шәфкать туташлары райондагы оешма-предприятиеләргә барып, системалы рәвештә медицина тикшерүе үткәрә башладылар. Системалы рәвештә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы пропаганда алып барыла. Оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең сәламәтлек дәрәҗәсе билгеләнә, табиб күрсәтмәләре бирелә. Бу гамәлебез халык тарафыннан уңай бәяләнә. Республикада "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү" программасы тормышка ашырылып килә. Шул уңайдан бездә Сосна, Дорга, Нормабаш авылларында модульле яңа ФАПлар төзеләчәк. Түнтәрдә күпфункцияле үзәктә ФАП булдырылачак.

Ел дәвамында җиде авылдагы медпунктларда төзекләндерү эшләре башкарылды. Яшь белгечләр кайтарту юнәлешендә былтыр коллекктивка Киров өлкәсеннән ике табиб килде һәм авыл җирлегенә кагылышлы "Земский доктор" программасы буенча Кариле амбулаториясенә бер яшь белгеч кайтты. Быел август аенда хирургия өлкәсе буенча тагын бер белгеч кайтачак. Ә шәфкать туташларына килгәндә, кытлык юк.

Яңа технологияләр, диагностика методлары һәм заманча җиһазлар барлыкка килүгә карамастан, сәламәтлек саклауның төп көче булып медицина хезмәткәре торачак - иң заманча техника да күңел җылылыгын, мәрхәмәтне, кешегә сак һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмый.

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов больница коллективы белән очрашып, хезмәтебезгә олы бәя бирде, җаваплы эшебездә алга таба уңышлар теләде.
Бәйрәм көнендә дә үз эшендә булучыларга - хастаханәләрдә кизү торучыларга, «ашыгыч ярдәм» бригадасындагыларга, бала тудыру йортында һәм башка медицина оешмаларында эшләүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Һәммәбезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, иминлек һәм изге хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим!

Районның барлык медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, 19нчы июнь көнне төштән соң үзәк "Сабантуй"паркы мәйданында узачак мәдәни һәм спорт бәйрәменә чакырып калабыз. Рәхим итегез!

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=с днем медицинского работника&img_url=http%3A%2F%2Fauthorstream.s3.amazonaws.com%2Fcontent%2F2060386_635265103111188750.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250