Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Гел елама, әти", - ди Олег Исаев атасының төшенә кереп

Күптән түгел Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе Казанда кадерле кунак булып кайтуы турында язган идек. Шул очрашудан алган тәэсирләре турында белергә теләп Исаевлар ишеген шакыйм, ул арада йортның тышкы ягында булган үзгәрешләргә күзем төште.

Берничә ел элек тә килгәнем бар иде бу йортка, тик әле мондый түгел иде ул. Зәвык белән эшләнгән, заманалаштырылган йортның стенасына әллә каян күренеп тора торган итеп Исаевларның батыр уллары турында элмә такта куелган.

Йортны күзәтеп торган арада өйдән бер абый чыгып, паспортымны тикшереп, шикләнеп кенә йортка кертте. Әллә ничек булып китте шул минутларда, тик Николай Степановичның якты йөзле, кунакчыл була белүе бар нәрсәне дә оныттырды.

- Очрашуны бик ошатып кайттык. Андый чараның быел әле беренче тапкыр гына үткәрелүе. Киләчәктә дә безне онытмасыннар, чакырып торсыннар иде. Шушы уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, ди илебезгә батыр ул үстергән ата.

Вера һәм Николай Исаевлар гаиләсендә биш бала дөньяга аваз салган. Иң олысы Юрий Удмуртиядә хайван табибы булып эшли, кызлары Светлана Киров өлкәсе Кызыл Алан бистәсендә география укытучысы булып хезмәт куя, бергә яшәүче уллары Николай (мине фейс
контроль аша тикшереп кертүче дә шушы абый булып чыкты - З.Х.) тормыш иптәше Нина белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, төпчегенә нибары 3 кенә ай икән әле.
Николай Николаевич Мәскәүдә күперләр төзү белән шөгыльләнүче оешмада хезмәт куя, кайтып китеп йөри, чөнки эш графигы 15 көн эш, 15 көн ял икән. Төпчек кызлары Алевтина авылда яши, әлегә өченче баласы белән декрет ялында, аңарчы амбарда эшләгән.
Олег гаиләдә икенче бала, 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятенә укырга керә, анда башлангыч сыйныф укытучы дипломы ала. Хезмәт юлын Саба районы Иштуган авылында башлап, 2 генә ай укытучы булып эшләп кала, аннары Ватан алдындагы бурычын үтәргә Чита шәһәренә алына. Хезмәт иткән чорында ул очучы булырга хыяллана башлый. Хыялын чынга ашыру өчен укый һәм хәрби самолет штурвалы артына утыра.
1996 елның 5 маенда көндезге сәгать 11дә үзе сайлаган һөнәре аның гомерен өзә. Чечня шәһәренең Урус-Мартан районындагы бәрешләр вакытында ул батырларча һәлак була. Николай Степанович улының гомере өзелүен бик авыр кабул итә, әле дә күз яшьләре түгүен яшерми ул. Бу фаҗига булган арты ук аңа ике тапкыр бер үк төш керә, солдат киеменнән табутта ятучы улы Олег торып басып: "Гел елама, әти", ди. Шул төшләрдән соң тынычланырга кирәк дип уйладым ди ул. Олег Николаевичның Воронеж шәһәрендә тормыш иптәше белән улы Дима яшиләр икән. Быел алар Иске Көшкәттә яшәүче әби-байлары һәм туганнарының хәлләрен белергә кайтканнар.

Николай агага да, Вера апага да киләсе елга 78 яшь тулачак. Алар әле сәламәтлекләреннән зарланмый, Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза булып яшиләр. Бары бер генә теләк тели алар: "Балаларны үзебездән алда кара җир куенын кертергә язмасын", диләр.

- Улым үз гомерен Ватан өчен, яшь буынга Ватанны ничек сакларга кирәклеген өйрәтү өчен жәлләмәде. Шуны күрә һәм аңлый белсеннәр иде, - ди Николай Степанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250