Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Генерал Погодин эшлекле сәфәр белән Балтачка килде (+фоторепортаж, видео)

Сишәмбе көнне, инде алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Республикасыныӊ хәрби комиссары, генерал Сергей Погодин районыбызга эшлекле сәфәр белән килде. Генерал үзе аӊлатканча, районга килүнеӊ максаты - район комиссариатыныӊ эшчәнлеге белән танышу, шулай ук зур ремонт эшләре башкарылган бинаны үз кузләре белән күрү теләге.

Балтач хәрби комиссариаты эшчәнлегеннән генерал кәнагәть калды, башкарылган ремонт эшләренеӊ югары сыйфатлы икәненә басым ясап әйтте. Комиссариатныӊ гомуми җыелышы барышында хәрби комиссариатлар алдында торган бурычларга тукталды. Беренчесе, урыннарда эвакуация буенча алып барыла торган эшнеӊ даими булуына игътибар итәргә чакырды. Армия сафларына егетләрне туплап җибәрү, контракт белән хәрби хезмәттә калучыларны аерым барлау кирәклеген җиткерде. Шулай ук хәрби училищеларга укырга баручылар белән ныклап шөгельләнергә кирәклеген әйтте. Ә гомүмән, Балтач хәрби комиссариаты узган төрле тикшерүләр нәтиҗәсендә республикада 30дан артык авыл комиссариатлары арасынды иӊ яхшыларыныӊ берсе, дип билгеләп үтте. Хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән һәм якыннан ярдәм иткән өчен район башлыгы Рамил Нотфуллин «Хәрби хезмәттәшлек ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнде, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр. Генерал хәрби комиссариат эшчеләренә рәхмәтен җиткерде, районыбызныӊ ир-атларын якынлашып килүче Ватанны сакалучылар көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250