Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройның йолдызын хатыны саклап калган (+фото)

Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимов сугышта күргәннәрен туганнарына еш сөйли торган була.

 

Батырлар онытылмый

Куныр авылында яшәүче якын туганнарыбыз Җиһания һәм Камал Сафиуллиннар гаиләсенә төп нигезгә җыелгач, сүз еш кына үткәннәргә, аеруча туганыбыз – Советлар Союзы герое  Хәбибулла Ибраһимовка барып тоташа. Без инде алардан соң туган өченче-дүртенче буын балалар. Ул чорлар, туганнанарыбызның сугышта кылган батырлыклары хакында бары өлкәннәр сөйләгәннән генә беләбез. Камал абыебыз – Хәбибулла Ибраһимовның абыйсы Сафиулланың улы.

Советлар Союзы Герое туганнары янәшәсендә.

– Әхмәтсафа, Сафиулла, Хәбибулла, Галимулла, Камал – бер йорттан биш батыр сугышта илебезне фашист юлбасарларыннан саклап, үзләренең гомерләрен аямыйча, туган илебез азатлыгы өчен көрәшәләр. Әмма Камал абыйга әйләнеп кайту насыйп булмый, ул яу кырында ятып кала (Сафиулла энесе хөрмәтенә төпчек улына Камал исеме куштыра – автор). Калган дүрт туган батырлыклары өчен орден-медальләргә ия булып, туган якка кайта,–  дип сөйли Камал абый.

Хәбибулла Ибраһимов Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. 

Хәбибулла Ибраһимов Ватан сугышына кадәр 1934 елдан Кызыл Армия сафларында, Совет-фин сугышында катнаша, 128нче танкка каршы дивизион батарея командиры була. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан фин сугышында сугышкан татар дивизиясе Польша чигендә була. Хәбибулла Ибраһимовлар фашистларның  атакаларын көне буе кире кайтара.  Бары караңгылангач кына чигенергә боерык була. Шунда үзләренең группалары белән төн куну өчен урманга керәләр. Талчыккан, арган, йөдәгән солдатларны фашистларның мыскыллы көлүләре уята. Яралыларны шунда ук аталар, аяктагыларын әсирлеккә алып, бер авылның ташландык лапасына ябып куялар. Икенче көнне машиналарга төяп, Германиягә алып китәләр. Урман аша барган чакта машина бата, фашистлар солдатларны куып төшерә дә, машинаны этеп чыгарырга,  дип әмер бирә. Курку белмәс Хәбибулла  иптәшләренә качарга тәкъдим ясый, әмма солдатлар атып үтерерләр, дип куркалар. Ә Хәбибулла куе агачлык турына җиткәч, кереп югала, немецлар атып карый, әмма инде ул бу вакытта күздән югалган була. Урман буйлап барган чакта Ибраһимов үзенең дивизия солдатларын очрата. Группалар әкренләп очрашып, төркем күбәя. Алдагы бер авылны немецлар алган була. Безнекеләр часовойларны үтереп, немецларның мотоциклларындагы пулемет, патроннар белән запасланып, яктыргач, барлык фашистларны юк итеп, юлларын дәвам итәләр. Шактый урау юллар үтеп, фронт линиясен бәреп, үзебезнекеләр ягына чыгалар.

Хәбибулла Ибраһимов хәрби дуслары белән.

Чираттагы сугышка кертү өчен солдатларны бер линиягә тезеп бастыралар. Бу чакта Хәбибулла офицер киемен салып, солдат киеменә киенгән була. Шунда аны фин сугышында бергә сугышкан генерал танып ала. Штабка кереп, озак кына аралашалар һәм ул Хәбибулла командованиесенә ике бронепоезд тапшыра. Ул вакытта Советлар Союзы Геройлары санаулы гына, аларга хөрмәт тә зур була. Алар немецлар басып алган станцияләрне утка тоталар. Фашистларның безнекеләрдән бөтенләй гайрәтләре чигә, бронепоездларны туктатыр өчен күперне шартлаталар. Безнекеләр ягына чыга алмаганлыктан, командованиедән бронепоездның икесен дә шартлатырга, солдатларны үзебезнең якка чыгарырга дигән боерык була.

Моннан соң Хәбибулла Ибраһимовны Кавказга җибәрәләр. Биредә хәл бик начар була. Әмма артка чигенергә ярамый, чөнки Советлар Союзының карап торган  төп нефте Бакудан  килә торган була. Немецлар аны алырга бик тырыша, әмма безнекеләр Кавказны бирмиләр.

Бертуган Галимулла һәм Хәбибулла (сулда) Ибраһимовлар.

Аннан соң Хәбибулла Ибраһимовны Сталинград сугышына җибәрәләр. 152 миллиметрлы пушкалы гаубицалар белән командалык итәргә билгелиләр. Озак кына сугышканнан соң ул яралана. Бер солдат аны исән-сау санчастька алып чыгып җиткерә. Җәйге эссе көн була ул. Хәбибулла Ибраһимовның авызы кан белән каткан була. Ядрә тишеген солдат әрекмән белән каплый, чөнки башкача сулыш алып булмый торган була һәм яралы Хәбибулланың авызына салам каптырып, спирт эчертә, яралының бераз хәле яхшырып китә. Сәламәтләнгәннән соң, Хәбибулла Ибраһимовны яшь командирларны, артиллеристларны өйрәтергә билгелиләр.

Йолдызны саклаган герой хатыны

Чепья авылында яшәүче туганыбыз Лилия Шәрәфетдинова да нәселебезнең батыр улы һәм аның тормыш иптәше хакында истәлекләре белән уртаклашты. Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовның йолдызын Бөек Ватан сугышы чорында хатыны Хәтирә бик күп авырлыклар күрүгә карамастан, саклап кала алган.

Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимов (сулда), аның янәшәсендә тормыш иптәше Хәтирә.

– Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киткәч, безгә әбиемнең Советлар Союзы Герое булган энесе Хәбибулла Ибраһимовның хатыны Хәтирә апада яшәргә насыйп булды. Ул вакытта безнең Хәбибулла абыебыз вафат иде инде. Кичләрен без Хәтирә апа белән фотолар карап, кайсы илләрдә яшәгәннәрен сорашып, кайларда булганннарын сорап, аның сөйләгәннәрен тыңларга ярата идек. Бервакыт без аннан, сугыш башланганда сез кайсы илдә идегез, дип сорадык. Ул үзенең башыннан кичкәннәрен сөйләп китте. Ул вакытта алар Польшада яши торган булалар. Хәбибулла абыйга герой исеме 1940 елда ак финнәргә каршы сугышта бирелгән була. Хәбибулла абый кайта да, син кирәкле әйберләр һәм документларны әзерлә дә, без сезне хәзер моннан җибәрәбез дип чыгып китә. Күп тә үтми абый кайта һәм фашистларның шәһәргә басып кергәнлеген, аларга тизрәк китәргә кирәклеген аңлата. Алар китәргә җитешә алмы калалар. Хәтирә апа алтын йолдыз һәм берничә документны гына ала алган, – дип сөйли Лилия апа.

Хәтирә апалар күршесендә өч балалы гаилә яши торган була. “Күршебез бер баланы күтәреп, берсен җитәкләп, өченчесен мин җитәкләп, бик озак йөгердек, әмма арттан бик каты кудылар, инде хәл беткәч, миңа күрше хатыны ялына башлады, син безне калдыр, сине дә үтермәсеннәр, син ничек булса да качарга тиеш, калдыр безне, син йөгер”, дигән ул. Хәтирә апа шулай итеп кукуруз басуыннан бик озак шуышып бара, аннан арыш басуына чыга. Шулай итеп ул бер поляк авылына килеп җитә һәм бер йортка туктала. Бу йорттагы әбинең кияве, рус кеше, офицер була. Әби өч-дүрт көн Хәтирә апаны яшереп тота, дәвалый. Урамга чыккач, өйдән-өйгә кереп, яшеренгән кешеләрне эзләүләрен ишетеп кайта һәм бүтән монда калырга ярамаганлыган әйтә. Кич җиткәч, әби бераз ашау төреп, Хәтирә апаны урман янына илтеп куя да, син моннан үзең китәрсең инде, дип озатып кала. Өч көн, өч төн Хәтирә апа урманда берүзе елый-елый, кая барганын да белмичә йөри. Өстендәге киемнәре дә чытырманлыкта ертылып бетә. “Мин төннәрен агач кочаклап чыга идем”, дип сөйли иде ул. Хәтирә апа йөри торгач, безнең солдатларга юлыга. Аны сатлыкҗан дип кимсетәләр, төрле начар сүзләр әйтеп рәнҗетәләр. Ул иренең сугышта икәнен, герой булуын сөйләсә дә, тыңлап та тормыйлар, шпионнар бик яхшы русча сөйләшә, дип мыскыл итәләр. Татар хатыны булуын әйткәч, этеп-төртеп штабка алып китәләр. Хәтирә апа йолдызны күрсәтми. Аның белән сөйләшер өчен бер татар кешесен алып киләләр. Ул сөйләгәннәрне тыңлагач, аптырыйлар, штаб җитәкчесенә кертәләр. Йолдызны күрсәткәч, Хәтирә ападан гафу үтенә. Ничә көн урманда йөреп, бер ризык та капмаган ач, керфек тә йоммаган апаны машина белән өенә кайтарта, юындаралар, киендерәләр, ашаталар, ял иттерәләр. Аннан соң поездга утыртып, гафу үтенеп, Мәскәүгә озаталар.
“Күп авырлыклар күрсәм дә, сугыш кырында йөрсәм дә, абыегызның йолдызын саклап, туган илемә алып кайтып җиткерә алуыма бик сөенәм, диеп сөйли торган була Хәтирә апа. Ул Мәскәүдән туры Хәбибулла  абыйның туган авылы Кунырга кайнатасы-кайнанасы янына кайтып урнаша һәм алар белән яши башлый.

Хәбибулла Ибраһимов (сулда).

Безнең белешә: Хәбибулла Ибраһимов 1912 елның 18 гыйнварында Куныр авылында туган. Шода  җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылында “Правда”  колхозында башлый: иген игә, урман кисә, йөк ташый.

1934 елда Кызыл Армиягә алына. Хезмәт срогын тутыргач та армия хезмәтендә кала, кече лейтенантлар курсында укый. 1938 елда кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Төньяк-Көнчыгыш фронтының 7нче армиянең 86нчы мотоукчылар дивизиясе составында танкларга каршы батарея командиры буларак, акфиннәргә каршы сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен батарея командиры Х. Ибраһимов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның батыр сугышчылары да югары хөкүмәт бүләкләре алалар.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимов яңадан сугышларда  катнаша. Батырлыклары өчен сугышчан Кызыл Байрак, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Х. Ибраһимов 1943 елда махсус курсларда укый, 1947 елда Югары бронетанк офицерлары училищесын тәмамлый. 1958 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга, Казан шәһәрендә яши. 1975 елның 10 октябрендә вафат була. Кабере туган авылы Куныр зиратында. Куныр авылының бер урамы Хәбибулла Ибраһимов исемен йөртә.

Куныр урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда  Хәбибулла Ибраһимовка багышланган аерым бүлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев