Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлгенә - «Иң яхшы хатын»

Әниләр көненә багышлап, кичә «Хыял» яшьләр үзәгендә «Иң яхшы хатын» дигән конкурс уздырылды.

Оештыручылар бу чараның төп фикерен «Самый лучший муж» программасыннан алганнар. 26 ноябрь көнне үзәккә чакырылган 5 гаиләдән гүзәл-затлар ирләре сайлап ставка куйган буенча төрле шартлардагы уеннарда катнашканнар. Алар арасында: кадак кагу, лимон ашау, шар җыю, кер элү, авыздан укып сүз тану, тачка белән бала ташу, саморез сүтү, энәгә җеп саплау, шар җыю. «Әлеге чараның төп максаты - гаилә институтының бәясен күтәрү. Яшь гаиләдә бер-береңне аңлауны көчәйтү, аерылышу сәбәпләрен булдырмау», ди «Хыял» директоры Раил Садыйков.

«Иң яхшы хатын» конкурсы быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә киләчәктә дә мондый чаралар үткәрү күздә тотыла. Декабрь аенда ир-егетләребез дә бу сынауны үтәчәк, катнашырга теләге булган кешеләр хәзердән үк «Хыял» үзәгенә хәбәр бирә ала.

Чепья авыл җирлегеннән Ольга һәм Алмаз Дәминовлар, Балтачтан Әнисә һәм Айдар Садыйковлар, Гөлгенә һәм Азат Салиховлар, Югары Субаштан Айгөл һәм Ленар Фаязовлар, Нормадан Гүзәл һәм Алмаз Миргалимовлар үзләренең тату, матур гаилә булуларын, бергә яшәүләренә ничә ел булуга да карамастан, ярты сүздән дә бер-берләрен аңлауларын күрсәтеп, башкаларга үрнәк булдылар.

«Иң яхшы хатын» исемен яулаган Гөлгенә Сәлихова «Amway» компаниясе вәкилләре Рәйсә һәм Азат Сабировлардан махсус бүләккә лаек булды. Калган катнашучыларга да иганәче үзенең истәлек бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250