Гөлләрдә хуҗабикә төсмере
"Хезмәт десанты" белән Иске Көшкәт авылына килеп төштек. Авылда тынлык, эшкә баручылар китеп беткән, ә пенсионерлар өйдә көндәлек эш белән мәшгуль.
Ольга Васильевна гомере буе мөгаллимә булып эшләгән. Башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән, шулай ук туган телләре - удмурт теленең дә нигезенә төшендергән. Ә йортның хуҗасы Юрий Андреевич күп еллар колхозда механизатор булып эшләгән, аннары тегермәнче вазыйфасын башкарган, лаеклы ялга да шул эшеннән чыккан.
Тормышларындагы иң шатлыклы вакыйга - бер сукмактан атлый башлауларына да тиздән ярты гасыр була икән. Ольга Васильевна Пор Көтәш авылыннан килен булып төшә Щербаковлар гаиләсенә. Уртак, тату, тигез тормышта өч балалары туа. Уллары Владимир армиядән кайтканнан бирле колхозда шофер булып эшли. Тормыш иптәше Светлана белән ике бала үстереп, әти-әниләренә терәк-таяныч булып төп нигездә яшиләр. Уртанчы кызлары Светлана Ижевск шәһәренең бер оешмасында баш хисапчы булып эшләсә, төпчекләре Наталья әнисе юлыннан киткән, Урта Көшкәт авылында рус теле укыта. Тормыш иптәше Олег белән Иске Көшкәт авылында яшәп, өч малай үстерәләр.
- Тормышыбыз җитеш, йортыбыз җылы, кадерле әти-әни булып яшәп ятабыз менә, - ди Ольга Васильевна. Күпме генә сорасам да фотога төшәргә теләмәде ул, тик гөлләрен төшерергә рөхсәт бирде. Өйләрен күрсәтеп, горурланып һәрбер почмагы белән таныштырды. Йорт үзенә тартып тора торган итеп эшләнгән. Бөтен җирдә гөлләр, алар йорт хуҗабикәсенең төсмерен алгандай тирә-юньгә нур чәчеп утыралар.
Язмамның башында Ольга Васильевнаның туган көне - олуг юбилее дип әйтеп узган идем. Соң булса да уң булсын, без дә юбилярны ихластан котлап, саулыкның ныгын, тигез тормыш, имин көннәр теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев