Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлназ Асаева Элвин Грейга: «Этләр белән эт буласыбыз килми»

Радик Юлъякшин белән Вилдан Шәмсетдинов арасында чыккан низаг дәвам итә. Хәзер Гөлназ Асаева да - вакыйга уртасында.

«Контракт буенча Вилдан иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул, киресенчә, контракт шартларын үтәмичә, пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады. Нәтиҗәсе бер генә булачак: пирамида ишеләчәк һәм бик күп кеше бурычка батып калачак. Шулай итеп, лейбл минуста калыр иде. Вилданга кешеләрне алдау дөрес түгеллеген аңлатырга тырыштык. Ул аңламады, шуңа да аны лейблдан куып чыгардык. Репутация мөһимрәк.

Ләкин әлеге хәл Вилданның начар кеше булуы турында сөйләми. Ул әле яшь, башында җил уйный», — дип язган Элвин Грей лейблы.

Гөлназ Асаева: «Этләр белән эт буласыбыз килми, көчекләре белән бигрәк тә», — дигән пост язган һәм ире Вилдан-Вилли белән төшкән фотосын куйган.

Аның укучлары ике төркемгә аерылган:
«Эт өрә, кәрван йөри, сезнең Вилли белән кәрваныгыз иң максатчаны һәм бае булсын!»

«И, Аллам, кеше бәхете эчләрен шулкадәр тишә кайберәүләрнең. Һәр кешенең үз юлы, яши генә күрсеннәр!» - дигәннәре бар.

Әмма Гөлназга каршы язучылар да аз түгел.
«Әй, Гөлназ, шундый яратып күзәтәм сезне, әйдәгез, кирәкми. Үз көче белән ниләргә ирешкән кешене көчек белән чагыштырмагыз. Көчек синең янда, син ни әйтсәң, шуны тыңлый торган. Бәлки, синең тырышлык белән танылыр, әмма үзе түгел. Сине яратам, син яшь кенә булсаң да, молодец. Акыллы бул, бәбкәм, сүзләр белән ташланма».

Ә Виллины тәхәллүсеннән, җырларыннан мәхрүм итү турында адвокат Роман Петров болай ди:
- Барысы да авторлык хокуклары кемнеке булуына бәйле. Гадәттә, бу хакта алдан сөйләшәләр, килешүне карарга кирәк. Катнашучыларның берсе лейблдан китү я тыныч юл белән, я район суды аша хәл ителә. Гомумән, мондый җәнҗал җырчыга да, аның лейблына да реклама ясый. Барысына да мәгълүм, бу брендны тагын да көчлерәк итә.
 

Фото:https://www.instagram.com/asaeva_official

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/G-lnaz-Asaeva-Elvin-Greyga--Etl-r-bel-n-et-bulasibiz-kilmi-404747/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев