Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлсания Сабитова: "Үзәкләрне өзгән әтисезлек" (+фото)

Бүгенге көндә Югары Кенә авылында яшәп, 90 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә каршы алган Гөлсания Сабитованың күңел кыры һәрчак китек була.

1942 елдан сугышка дип чыгып киткән әтисе башка әйләнеп кайтмый. Әгъзәмов Мөхәммәт абыйның үлгән дигән хәбәре дә килми, үзе дә якыннарын башка сөендерми. Дүрт бала белән билгесезлек алдында тол калган Зәйнәп апага бик авыр була әлбәттә.
Гаиләне ачлык та, башка авырлыклар да әйләнеп узмый. Шуңадырмы Гөлсания апа һәрчак чыдам, түзем һәм сабыр була. Эш атыннан ким көч куймыйча тырмашып эшләп, күңеленә җыелган авырлыкларны ул кешегә сөйләп, алар белән бүлешми, ә дәфтәр битенә сырлый. Әлбәттә, анда иң беренче дәшү әтисенә була. Бик юксына кыз бала әтисен, кайтсын иде дип көтә. «Син авылдан киткәннән бирле рәхәт күрми янам мин утта», дип мөрәҗәгать итә ул шигырьләрендә әтисенә. Һәм бу болай гына әйтелгән сүзләр дә булмый.
Кече яшьләрдән кул арасына кереп, ул башта колхозда хезмәт куя, аннан соң 17 яшеннән торфта эшләргә чыгарып җибәрәләр үзен. 5 ел эшләп гаиләгә акча алып кайтып, ул чакта түләнергә тиешле оброгны түли алмаган өчен төрмәгә китәсе әнисен зинданнан саклап калган кыз бала әнисеннән: «Син минем коткаручым», дигән сүзләр ишетә. Ул акчаларны кичектермәстән сельсоветка илтеп тә бирәләр.
1955 елда гаиләгә тагын бер бәла килә, бу юлы өйләре ишелеп, алар тору урынсыз кала һәм шул сәбәпле Мамадыш якларына, туганнары янына чыгып китәләр. Шунда эшкә урнашып, төпләнеп калганнар. Еллар үтә торган, тормышның барлык нужасын күрергә өлгергән кызны кияүгә димләп киләләр. Әлбәттә, ризалаша Гөлсания апа һәм Васил абый белән матур гына Югары Кенә авылында яшәп китәләр. Гаиләне тулыландырып уллары Илһам да аваз сала. Дөнья матурлыкларын беренче тапкыр шул вакытта гына күрәдер кебек тоела Гөлсания апа. Ничәмә еллар якыннары өчен дип көрәшеп, авыр эшләрне дә тешен кысып тарткан кыз бала хәзер инде кадерле тормыш иптәше янында әнилек бәхетен татый ала. 40 ел иңне-иңгә куеп яшәп кала алар, аннан соң исә Гөлсания апа улы, килене һәм оныклары янында кадер-хөрмәттә тәрбияләнә.
Заманында йон эрләп оекбашлар белән якыннарына үзенең күңел җылысын өләшкән әби бүген инде үзе ярдәмгә мохтаҗ. Еллар үзенекен итеп, сәламәтлеге какшаган аның.
Олы йөрәкле, киң күңелле Гөлсания апаны 90 яшьлеге уңаеннан котларга районыбыздан да дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Алар үзләренең бүләкләрен, изге теләкләрен ирештереп, юбилярны ихластан котлап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250