Елның-елында 1-10 декабрь көннәрендә илебездә инвалидлар ункөнлеге үтә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр дибез. Ә алар безнең кебек үк. Тик кайвакыт без бу кешеләргә җылы сүзне, якты йөзне жәллибез. Гәрчә, бер ихлас сүз аларның кәефләрен дә күтәрер, көннәрен дә ямьләндереп җибәрер сыман. Мөмкинлекләре чикле булса да, дөньяга карашлары гади кешеләрдән күпкә оптимистрак...
Сау-сәламәт кеше эш таба алмыйча, вакытын бушка уздырса, мөмкинлекләре чиклеләр һәр мизгелнең кадерен белеп, һәр туган таңга рәхмәт әйтеп, ниндидер бер яхшылык эшләп уздыра көннәрен. Алар арасында шагыйрьләр, биючеләр, җырчылар, сүз осталары, тегүчеләр һәм тагын бик күп һөнәр ияләре бар. Безнең җәмгыяттә аларга ничектер кимсетеп карау, читкә этәрү хас. Аларның да гади кешеләр, шәхесләр булуына игътибар юк дәрәҗәсендә. Моңа без үзебез каршы чыгып, тигезсезлеккә нокта куярга тиешбез. Иң мөһиме - физик мөмкинлекләре чикле булганнарга башкалар белән беррәттән аралашу шартлары тудыру, тирә-яктагыларның да игътибарын аларның проблемаларына юнәлтү.
Хөкүмәт мөмкинлекләре чикле кешеләребезнең проблемаларын хәл итү өлкәсендә әле күп эшләргә тиеш, әмма бу бер-ике көндә генә хәл ителми. Моңа күп вакыт кирәк. Тылсымлы таягыбыз булса, бер селтәнүдә бөтен проблеманы да хәл итеп булыр иде дә бит, тик без әкият дөньясында яшәмибез шул.
Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, араларында һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскаларына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә физик мөмкинлекләре чикләнүчеләре дә байтак. Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да. Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 нче елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 нче еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән. Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халык арасында да алар хакында мәгълүматларның артуын күрсәткән. Шулай итеп, декабрьдә алар өчен махсус ункөнлек барлыкка килгән.
Районда "Инвалидлар ункөнлеге" бара. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту һәм аларның яшәү шартларын яхшырту йөзеннән, әһәмиятле очрашулар, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.
Элек-электән хәйрия татар халкы гореф-гадәтләрендә булган. Динебездә гомер-гомергә дәвам иткән хәйриячелек бүген дә тукталмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: "Изгелек кылуда бер-берегез белән ярышыгыз", - диелгән. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале дә. Әйе, игелек эшләүнең иртә киче юк. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга беркайчан да битараф булмыйк, ункөнлектә генә түгел, һәрвакыт, һәркайчан кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ашыксак иде!
Күңелгә шигъри юллар килә:
Әйе, яшәү безгә авыр булыр иде яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик, без үзебез башта.
Гөлшат Салахова
"Наз" үзәге социаль педагогы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев