Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөльяр “Кыш бабайны көткәндә” Яңа ел әкияте түгел... (чын хикәя)

– Менә хәзер, улым, мичкә шушы гөбәдияне генә куям да, эшем бетә. Аннан икебез бергә диванга утырабыз да, Кыш бабайны көтә башлыйбыз.

Карале бу бабаеңны, Кыш бабай килер вакыт җиткәч кенә югалды бит. Шул Кәрим бабаеңны Яңа ел белән котлап кайтам дип китте дә, батты. Гомер буе дуслар булды шул алар, Азат белән синең кебек кечкенәдән гел бергә уйнаганнар, әле дә берсен-берсе бер көн күрми тора алмыйлар… Кыш бабай килсә, тәки күрми кала бит инде бабаең. Әниең белән әтиең дә клубта бәйрәм карап калалар, бер икебез күрәбез, әй, кызыгырлар инде барысы да… Ярар әйдә, син бөтенесен дә әйбәтләп сөйләрсең, бүләкләрен, күчтәнәчләрен күрсәтерсең, яме, улым…

– Ярар, дәү әни, – ди биш яшьлек Булат. Аның әбисе сөйләгәннәрдә гаме дә юк бугай, утырган да, бөтен игътибары белән тыңлый. Шулай булмыйни?! Ишек ачарга чыгасы бар бит аның, Кыш бабай шакылдатканны ишетми калса, китәр дә барыр, ул яшәгән Урта Тирәк авылында гына да Булат кебек балалар әллә никадәр…

Түземсезләнеп көткән оныгына карап, Нурниса күңеленнән генә Нурисламын тиргәргә кереште. Йә, шул күршеләрдә биш сәгать тормаса ни була инде? Булат шикләнмәсен, янәсе. Керәсе дә, киенәсе дә чыгасы бит. Бөтен киемнәрен киленнәре көндез үк әзерләп, кертеп куйды. Бер дә бүтән түгел, гадәттәгечә, шул Фәрит белән политика турында сүз көрәштерәләрдер… Икесе очрашсамы… Йә, Алла, чыкты бугай, акрын гына капка ябылган тавыш ишетелде. Булат та әсәрде, тик урыныннан кыймылдамады. Менә акрын гына веранда ишеген шакылдаттылар.

– Дәү әни.. Кыш бабай!.. – диде, әллә дулкынланудан, әллә сөенечтән сабый, сүзләрен өзеп-өзеп.
– Бар чык, улым, бар, үзең каршы ал! – диде Нурниса, шакылдатучының чыннан да “Кыш бабай” булуына икеләнмичә. Чит кеше булса, күренеп кенә торган кыңгырау төймәсенә басар иде, ә Нурислам белән нәкъ менә шакылдатырга дип килешкәннәр иде.
– Дәү әни, анда бер абый, әбиең чыксын әле, – ди.
– Кем бар анда? – Нурнисаның бу соравы таныш түгел кунакның: “Исәнмесез, апа!” – дигән сүзләре астында күмелеп калды.
– Апа, – диде таныш түгел кунак, тагын бер мәртәбә, – су бирегез әле, мөмкин булса, сап-салкынны… Эчәсем килде…

Хатын, гипнозлангандай, бер сүз дәшмичә, суга дип кереп китте. Кухняга керүгә, бер мәлгә айнып киткәндәй булды. “Ай, Аллам, бу нинди хикмәтле кунак булды соң, шушы утыз градуслы салкында сап-салкын су сорый. Үзе миннән олырак күренә, үзе апа дип дәшә…Исерек дияр идең, бик пөхтә киенгән”… – Шундый каршылыклы уйлар өермәсендә ул, бер чүмеч салкын су тотып, болдырга чыкты.

– Рәхмәт! – диде ир, күтәрелеп карамый гына. Һәм йотлыгып су эчәргә кереште.
Тик тешеңне сындырырлык суны бер-ике уртлады да, калганын якында гына өелеп торган кар өстенә сипте.

Аптырап карап торган хатынга ул бушап калган чүмечне сузды һәм:
Иртән торып суга барган
Ул, бәгърем, ул синдер.
Утыз еллык ялкыныңны
Суларың сибеп сүндер, – диде дә, чыгып китте.

Нурниса тораташтай катып калды. Бу бит… бу бит…

(Дәвамы соңрак биреләчәк. Игътибарлы булыгыз)

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш