Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлзидә Зәкиуллина: "Бу тормышта һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар"

Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое адашым, Смәел авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина нәкъ менә шундыйлардан.

Авыл тормышын, аның халкын, җирлектәге проблемалар, шатлык-сөенечләрне авыл җирлеге хезмәткәрләреннән дә яхшы белүче юк.

Көнкүрештә нинди генә мәсьәлә белән очрашма, алар өчен беренче чиратта җирлек җавап тота. Кыскасы, алар тавык та чүпләп бетермәслек эшләр башкаралар. Чыннан да, авыл җирлекләре урындагы мең дә бер мәсьәләгә җавап бирүчеләр. Кеше туудан башлап, аны теркәү, язылыштыру, хәрби хезмәткә озату, авылны төзекләндерү, социаль тармакларның эшчәнлегенә күзәтчелек итү, тагын әллә ни кадәр җаваплылык. Смәел авыл җирлеге башлыгы урынбасары, адашым Гөлзидә Зәкиуллинаны гына алыйк. Ул әлеге вазыйфада инде 15 ел, төгәллеге, максатчан һәм үз эшенә җаваплы каравы белән коллективта да, авылдашлары арасында да зур хөрмәт казана.

Мәгъсүм абый белән Гөлирә апа гаиләсендә ике малайдан соң туган Гөлзидә кечкенәдән төгәллеге, булдыклыгы, җыр-моңга сәләтле булуы белән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач, классташлары белән авыл фермасына сыер саварга төшкән кыз, киләчәктә үзен кибетче, тәрбияче, пионервожатый итеп тә сыный. Кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, олы йөрәкле, кайгыртучан булуы аны башкалардан һәрчак өстен итә. Халык белән уртак тел табып эшләүче, оештыру сәләтенә ия Гөлзидәне җирлек башлыгы урынбасары итеп билгеләүләренә дә бер дә үкенми смәеллеләр.

– Гөлзидә һәр кешенең борчуын да, шатлыгын да үз күңеле аша үткәрә. Бик юмарт һәм олы йөрәкле булуы өчен авылдашлар бик хөрмәт итә үзен. Киңәш-табышка да бик җайлы кеше, – ди аның хакында авылдашлары.

Кем белән генә сүз башласаң да, Гөлзидә Зәкиуллина хакында бары җылы фикерләр генә ишетәсең. Коллегалары да аны төгәллеге, үз эшен намус белән башкарганы өчен хөрмәт итә. Яшьләргә генә түгел, күп очракта өлкәнрәкләр өчен дә үрнәк булуы үзе үк күпне сөйли, миңа калса.

Мактаулы хезмәткәр булу өстенә уңган хуҗабикә, кадерле тормыш иптәше, сөекле әни, бик юмарт дәү әни дә әле ул. Авыл, аның кешеләре өчен җан атып яшәүче, үз туган авылының чын патриоты булган Гөлзидә ханым тормыш иптәше Тәбрис белән бик бәхетле гомер кичерәләр. Уллары Риназ белән Рәнис тә әти-әниләре кебек бик тәрбияле, тырышлар. Киленнәре Эльвира да Гөлзидә ханымның үзенә охшап килгән. Балдан татлы оныклар Инзилә белән Камилә барысының да олы куанычы.

– Бу тормышта һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Шөкер, тормышым мул, бәхетем түгәрәк, хатын-кыз өчен моннан да олы бәхет була алмый. Үз туган авылымда авылдашларыма игелек кылып яшәвем белән дә бәхетле мин, – ди Гөлзидә ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев