Гөлләр бары да чәчәктә
Бу язмабыз барыбызга таныш булган, үзенең гомер бәйрәмен билгеләр үтүче Марат Готыф улы Әхмәтов үскән гаиләгә, аның әнисе Сара апага багышлана.
Бу дөньяда һәркем өчен газиз әти-әнисе иң якын кешеләр. Аларның балаларына булган мөнәсәсбәте гомер буе тормыш юлында өлге, киләчәккә өмет уятучы, яктылык күрсәтүче ак юл. Ә әни кеше һәркемнең йөрәгендә аерым урын алып тора. Бу якты дөньяга тугач та безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, татлы йокыбыздан иркәләп уятучы, яшәргә көч, дәрт бирүче, гомеребез буе кайгы-шатлык-ларыбызны уртаклашучы, үзенең акыллы киңәшләре белән безне тормыш юлыннан алып баучы, җил-давылдан саклаучы да, яклаучы ул. Тормышта Син кем генә булсаң да, гади хезмәт кешесеме, акыл иясеме, министр яисә ил башлыгымы — Сине әни тапкан, әни баккан, җан җылысын Сиңа Ана биргән. Бу язмабыз барыбызга таныш булган, үзенең гомер бәйрәмен билгеләр үтүче Марат Готыф улы Әхмәтов үскән гаиләгә, аның әнисе Сара апага багышлана.
Хәсәншәехтә гөл үстерә беләләр. Борынгы, олы тарихлы, күренекле шәхесләр үстергән бу зур авылның асфальт түшәлгән урамнары буйлап барганда тәрәзәләрдән әллә нинди гөлләр озатып кала үзеңне.
Сара һәм Готоф Әхмәтовлар йортындагы гөлләр дә гаҗәп матурлар. Якты, зур тәрәзәләр аша үзләренә дәшкән тубалдай чәчәкле гөлләрне битараф кына күзәтү мөмкин түгел. Үзләре гади, үзләре серле, үзләре нәфис һәм һәр чәчәктән яшәү көче бөркелә — һәрберсе табигать могҗизасы.
Көн дә иртән сөйләшә-сөйләшә гөлләренә су сибә Сара. Иркә-назны, тәрбияне бик тоя бит ул гөл. Сәйләшкәнне бик яраталар. Бер сүз әйтми янында торсаң да, күңелне аңлыйлар кебек. Шатлыгыңны, борчуыңны, бар уеңны аңлый ул гөл. Балаларына, күрше-күлән, таныш-белешенә дә шушы киңәшен бирә ул: гөлне ярат, аның белән сөйләш.
Сара үзе дә гади һәм серле ана. Тыштан ул гаҗәп тыныч, сабыр кебек. Бар шатлык-борчуларын йөгәнли белә. Ә биш баласы биш урында берсеннән-берсе җаваплы хезмәт башкарган кайсы ананың йөрәгендә ут-ялкын түгел икән?!
Бүген — ял көне. Иртәрәк кузгалдылар. Готоф мәчеткә китте. 83 яшьтә, күз тимәсен, имам-хатиб вазифасында. Салкыннар башланганчы, мәчетне үзәктән җылытыр өчен тырышып йөри. Ватан сугышының башыннан ахырынача йөреп кайткан ветеран гомере буена укытучы, җитәкче булды. Әле дә тынгысыз. Сара мич каршысында кайнаша башлады. Кайчан гына килсәң дә, өстәле тулы камыр ризыгы, кайнар ашы әзер. Ә үзе ап-ак яулыктан, бәрхет күкрәкчәдән. Иртән торышка менә-менә берәр баласы кайтып керер кебек. Ял көннәрендә берсе булса да кайтмый калмый. Финсуры өчпочмак ярата. Гаиләсе белән әле үткән ялда гына кайтып китте. Шул көннәрдә генә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелгән иде. 30 елдан артык бер урында — Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсендә эшли ул. Унбиш еллап — баш ветеринария табибы урынбасары. Улы белән кызы да югары уку йортларын тәмамлап, җитәкче урыннарда. Аллага шөкер, балаларының барысы да гаиләле, улларын-кызларын, оныкларын бергәләп тәрбиялиләр.
Бәлки Тәслимәсе кайтып керер. Гөбәдия ярата Тәслимә. Аның кебек тәмле итеп беркем дә пешерә белми гөбәдияне. Үзе дә кайтып керешкә өстәл әзерләргә тотына. Башкалар юынып, өс-баш алыштырганчы — менә дигән табын ясап өлгерә. Үтә тырыш, булдыклы, бар яктан сәләтле булып үсте. Булса да булыр икән ныклык, горурлык, ихтыяр көче! Кечкенәдән шундый. Әле башлангычта укыганда велосипед алырга киттеләр. Юл буена — Балтачтан авылга 16 чакрым бит! — ава-түнә, утырырга тырышып, үзе алып кайтты бит шул зәңгәр велосипедны! Ветеринария академиясендә олы вазифа башкара. Аның да зур, мактаулы исемнәре бар. Шәһәрдә яшәсә дә, яшелчә, җиләк-җимешне үзләре үстерә. Чәчәкләре искитәрлек.
Мансуры авылда калды. Ризыкны талымламый. Күрше авылда яши. Керми калган көне сирәк. «Улым, кайнар аш бар», дисәң, кире какмый. Аш сала-сала әнә шулай һәр баласын күз алдыннан кат-кат үткәрә ана. Берсе дә борчымый, әмма ана йөрәге тыныч түгел. Нигә авылда җитештерелгән продукциягә бәяне арттырмый хөкүмәт? Күмәк хуҗалыкларның икътисади хәлен шунсыз күтәреп булмый бит. Елына ике-өч трактор, бер булса да комбайн, башка машиналар кайта иде. Үткән ел нибары бер «Енисей» кайтты. Голштинофриз сыерлары өчен заманында фермаларны үзгәртеп бетерделәр. Ә ул бичаралар мантымады. Һәр гөлнең үз туфрагы булган кебек, малларның да үз иле, үз илендәге үз тәрбиясе кадерле. Бездә шул үзебездә туган үзебезнең әрсез холмогорлар белән эшли белергә кирәк. Торакларны әзерләү быел озаккарак сузылды. Бер төнне туктаусыз яңгыр яуды. Тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, елга аша күренеп торган кардадагы сыерларны җәлләп төнен үткәргән иде Сара. Берәр комбайн ватылып кайтканын күрсә дә, гараждан берәр тимер кисәге югалганын ишетсә дә, район газетасындагы сводкада «Ватан» күмәк хуҗалыгы астарак булса да — җанын ашый әни кеше. Барысына да аның улы гына — шушы хуҗалык рәисе Мансуры гына гаепледер кебек, ул гына эшләп җиткерми кебек тоела.
Елның елында һәр иртәдә хезмәтен машина-трактор паркыннан, фермалардан, кырлардан башлау өчен күпме тәжрибә, белем, зиһен ачыклыгы кирәк. Эчке тәртип, таләпчәнлек, кырыслыгы, камил акылы көн дә туып торган катлаулы мәшәкатьләрне җиңәргә көч бирә яшь җитәкчегә. Гамәлләрендә Готоф эзләрен күрә Сара. Зарланмый Мансур, киресенчә, әнисенең күңелен күтәрерлек сүзләр табып сөендерә.
Әтиләре коры тотты малайларны. Ормады-сукмады, әмма карашы! Тирән акыллы, гыйлем кешенең генә күз карашы шулай күп мәгънәле, тирән һәм тәрбияви була аладыр. Әтиләренең шул усал карашыннан шүрли иде малайлар. Беренче мотоциклны авылга Готоф алып кайтты. Әй рәхәтләнде дә инде малайлар шул мотоцикл белән! «Өйрәнсеннәр», диде әтиләре, алып чыгып озаг-рак йөрүләрен белмәмешкә салышып. Сорамыйча берни эшләми иде үзләре. Ике олысы кырысрак, әтиләре кебек коры. Ә кечесе — Марат малай чагында да шаян, күңелле иде, усаллык бер дә юк иде инде үзендә. Кече улы бәлеш ярата. Улы күңеленә килүгә, сискәнеп киткәндәй булды Сара. Кичә кич кенә Мәскәүдән шалтыратты. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә Татарстаннан 29 вәкил киткән иде. Бүген инде кайтып җиткән булырга тиешләр. Зур сәфәрдән соң өйгә кайта торган гадәте бар. Бәлешнең эчлеген әзерләп куярга кирәк...
Йортта эшнең иң авыры Маратка туры килде. Иске өйнең бүрәнәләренең бер башын «уф-алла» арбасына салып, авылның теге очыннан берүзе ташыды бит. Финсуры — армиядә — Германиядә үк, Мансуры — институтта, әтиләре — эштән кайтып керми, мәктәп директоры.
— Тотынсагыз, өйгә быел тотыныгыз! Киләсе елга минем вакыт булмый! Институтка керәсе бар! — дигән иде Марат.
Бер генә әйтте Марат. Шул мизгелдә күңеленә теркәп куйган иде әнисе: бер-бер нәрсә чыгар бу малайдан, дип. Берүзе салды нигезне. Ә күпме таш ташыды! Берүзе. Бөтен авыл шаккаткан иде аңа. Әле дә шул йортта яши Әхмәтовлар, шул нигезгә кайтып йори министр. Күз тидеме икән, шул елны көрәшкәндә кулы чыкты. Башка көрәшләрдә катнашмады инде. Әйбәт, шома көрәшә иде үзе, шактый гына ярышларда катнашты. Шул бергә көрәшеп үскән яшьтәшләре, бүрәнә ташыганда артыннан йөгереп йөргән малайлар Марат Балтачта хакимият башлыгы булып эшләгән чакта да, кайтканын көтеп торып, күрешеп-сөйләшергә килерләр иде. Вакытын кызганмады Марат, һәркайсы белән сүзе бар иде. Шөкер, балаларны ярата халык. Аларны яратканга, безнең дә кадер бар.
— Кичә минем белән сөйләшкәч, әтисе белән байтак сөйләште. Кайтасы кебек әйтте бит, — дип кабалана төште ана. Кайтса, иркенләп аңларлык итеп сөйли, киңәш-табыш итә, сораша, тазалыклары белән кызыксынмый калмый. Ветврач чагында да, «Алга» күмәк хуҗалыгында рәис булганда да әтисе белән киңәште, сүзеннән чыкмады, дәрәҗәгә омтылмады, саннар белән артык мавыкмады. Биш ел дигәндә иң арттагы хуҗалыкны аякка бастырды. Ике елга якын райкомның икенче секретаре, ундүрт ел башлык булып эшләгәндә ярдәм сорап килгән һәркемгә кулыннан килгәнчә булышты. Шушы чорда район юлларына тоташ асфальт түшәлде, йортлар газлы-сулы булды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү ике тапкыр артты. Һәм бу — бөтен Рәсәйдә, шул исәптән Татарстанда җитештерүчәнлек бермә-бер кимегән елларда. Үсәсе билгеле иде Маратның. Балтач главасының тыйнаклыгын, төпле-нигезле эш алып баруын, ышанычлы-өметле киләчәген, тагын да җаваплы вазифа башкара алачагын бөтен республика халкы көтте, радио-телевидениедән чыгышларын яратты. Улларының хәзерге чорда иң авыр, игътибардан читтәге, җаваплы тармак — авыл хуҗалыгы министры вазифасына алынуын бераз курка төшеп кабул итте өлкән Әхмәтовлар. Әмма тырыш, булдыклы һәм шактый ук тәҗрибә туплаган, түбәннән үк үз көче белән күтәрелгән белгечкә ышана алар. Әти белән әнисе генә түгел, республиканың бөтен авыл хуҗалыгы белгечләре, тракторчы-шоферлары, терлекче-җитәкчеләре ышана 45 яшьлек министрга. Быелгы чәчүнең һәм урып-җыюның гаять оешканлык белән башкарылуын авыл кешесе нәкъ менә Марат Әхмәтовның оештыру осталыгыннан күрә!
Төпчеге — Тәнзиләсе, бәхеткә, якында гына. Карадуганда яшиләр. Ял, бәйрәм дип тормый, аз гына вакыты бармы — килеп җитә. Идән-сайгак юып, керләр уып, мич тутырып ризыгын пешереп китә. Өй эшләре миңа ял гына ул, ди. Күмәк хуҗалыкта икътисадчы. Газаплап та карадылар инде колхоз икътисадчыларын. Аренда диделәр, ике смена диделәр, фермер хуҗалыгы, подряд режимы кертеп карадылар, күмәк хуҗалык, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперациясе... Ә бит һәр рәсми кәгазь, һәр сан, эшләнәсе чара иң элек икътисадчы зиһене, аның иҗаты, аның фикерләве аша үтә. Кечесе дип иркә үсмәде, эшкә, укуга сәләтле, тырыш булды. Институтка үз көче белән керде. Берсе белән дә институт юлы таптамады Әхмәтовлар. Әмма Сара керү имтиханын, сессияләрдәге имтиханнарны, дәүләт имтиханнарын һәркайсы белән берәм-берәм тапшырды. Һәр бала югары белем алганчы 70-80 имтихан бирсә, Сара үз гомерендә ничә имтихан бирде икән?! Баласы өйдән чыгып китеп, кайтып кергәнче нинди генә ут-сулар кичми Ана!!! Үз имтиханнары онытыла да бара инде.
... 42 елда Балтач мәктәбен 11 укучы тәмамлады. Аттестат тапшырганда мәгариф бүлеге мөдире килде.
— Хәзер ронога менәсез. Гариза язарсыз — авылларга укытучы итеп җибәрәбез. Ә, егетләр, сезгә — армия, — диде. Армия дигәне сугыш иде. Казан педучилищесын читтән торып тәмамлады һәм лаеклы ялга чыкканчы — Хәсәншәех балаларын укырга-язырга өйрәтте, тәрбия бирде. Шундый чор булды: 29 Хәсәншәех егете төрле колхозларда рәислек итте. Арада А хәрефен беренче тапкыр Сара күрсәткән һәм тормышка күзләрен ачкан егетләр дә шактый.
— Тормышны аңлаган, аны белгән, катлаулы юлларын җиңүдә тәҗрибә туплаган Сара кебек бай рухлы һәм үзләрен яраткан укытучы кулында алса икән белем һәм тәрбияне балалар. Ә Сара мәктәптә тормыш сынауларын сабыр һәм батыр үтеп килгән укытучы. Бер әнигә алты бала үсте алар. Әти-әниләре гади кешеләр иде. Ә нинди балалар үстерделәр! Гадел, тырыш булулары белән танылдылар. Маһинур әнә Ташкентта 30 елдан артык өлкә суды рәисе булды. Ике абыйсы сугыштан кайтмады...
— Ялгыз яшәве читен булыр. Готоф абруйлы гаиләдән. Ким-хур итмәс. Барырсың, — дип киңәш бирде әнисе.
— 1946 елның 6 ноябрендә Готоф Сараны үзләренә алып төште.
... Кичтән генә Тәнзилә кабак бәлеше, гөбәдия, эремчек пәрәмәче пешереп киткән иде. Менә бәлешем дә әзер... Капка тавышы. Улы белән Марат кайтып керде. Ике куллап күрешеп чыкты. Өй хәлләрен әйтеп бирде, ике көннән Мәскәүгә әле тагын — Бөтенроссия күргәзмә үзәгенә барасылары.
— Менә район газетасыннан килделәр... Минем турында язарга, мин бит гади бер авыл хатыны, гади бер укытучы, идеал әни түгел мин, — диде Сара, улыннан яклау көтеп.
— Безнең өчен идеал, син әни! — диде Марат тыныч кына әнисен җилкәләреннән кочып алды.
— Минем турыда да ике җөмләдән артык кирәкми. Дәү абый турында языгыз. Фәннәр кандидаты ул...
— Ә сез?
— Минем нәрсә инде? Кенә урта мәктәбе...
Билгеле, шаярта министр. Журналист төпченүләреннән котылырга теләпме, кулына баян алды.
— Ял иттерим әле үзегезне...
... Күрше Әхмәт Васыйлларында бердәнбер гармун бар иде. Керә бит шуларга Мансур... бар булган акчаларын җыеп гармун алып кайтты Готоф. Өйрәнде бит малайлар шул гармунда. Укыганда сәхнәдән төшмәделәр... Үзләре уйный, үзләре җырлый да. Җыр-көй яраткан кеше башкаларны аңлаучан, кече күңелле, бай табигатьле була.
Сара апа, өйдәге җылылык, күңелле күрешүләр әлегедәй күз алдымда. Йөзенче яшенә аяк баскан Сара апаның да ул көннәрнең истәлеге күңеленә хуш килсә иде.
...Гөлләренә су сибә Сара апа...
Нурия Хәкимова
Татарстан журналистлар берлеге, 1985 елдан СССР журналистлар берлеге әгъзасы.
P. S. Бу язма элегрәк, Арча районы газетасы журналис-ты Нурия Хәкимова тарафыннан Сара апаның юбилеена әзерләнгән була, ниндидер сәбапләр аркасында матбугатта басылмаган. Автор тарафыннан безгә тәкъдим ителгәч, шатланып бу язманы кабул иттек. Рәхмәт аңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев