Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер башы сездән башлана

Үзенең бик тә игелекле гамәле белән буыннар чылбырын, гасырларны бер-берсенә тоташтыручы хатын-кызга Ходай авыр, әмма шул ук вакытта соңыннан шул татлы җимешенең тәмен, ләззәтен татып яшәрдәй җитди вазыйфа йөкләгән - Ана булу бәхетен биргән.

Киленебез Зәлия дә бер-бер артлы оныклар алып кайтып, безнең йортыбызны ямьгә күмде. Ике сабый да район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә дөньяга аваз салды. Балаларны операция ясатып табарга туры килде аңа. Шушы ана һәм бала гомере өчен җавап тота торган четерекле, авыр мизгелләрне акушер-гинеколог табибәләр Илмира Илшат кызы Мәҗитова белән Резеда Мәгъсүм кызы Ильясова үз эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Оныкларыбызның шушы якты дөньяга исән-имин килеп, хәзерге көндә сәламәт булуларында аларның һәм табиб анестезиолог-реаниматолог Салих Рамил улы Нәгамәтҗановның өлеше чиксез зур булды. Аларның һәркайсына һәм бала тудыру бүлегендә эшләүче игелекле барлык хезмәткәрләргә күңелебездә булган иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Фото: http://vidomosti-ua.com/photo/original-1288334385.JPG

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250