Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер бит ул бер генә

Бу дөньяда берәү дә мәңгелек түгел, аңлы, бөтен яктан сәләтле, күңеле төрле кичерешләргә бай булган адәм баласына гомер бигрәк тә чикле бирелгән. Ярый әле, кемнең кайчан, нинди шартларда ахирәткә күчәсе алдан мәгълүм түгел, шушы чынбарлык гомер барда тормыш мәгънәсен, тәмен тулысы белән тоеп, авырлыкка бирешмичә көрәшеп, уңыш-сөенечләрдән рухи һәм дәрт алып тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итә.

Шунысы бик кызганыч, соңгы елларда җир җимертеп эшләп йөргән ир-егетләрнең гомерләре иртә киселү очраклары бөтен ил буйлап елдан-ел күбәеп бара. Быел җәй безнең Балтач бистәсендә дә гаиләсен кара кайгыга салып, һәм кеше хәсрәтенә битараф булмаган уйлы-гамьле кешеләрне дә сискәндереп, вакытсыз үлем-китемнәр берничә булды. Эшмәкәр ир-егет Саша Филипповның әле утыз яше дә тулмас борын авария нәтиҗәсендә һәлак булуы бик күпләрдә ачыргалану хисе тудырды.

Ачык базарда ун елга якын хуҗалык тауарлары белән сәүдә иткән Сашаның нинди яхшы күңелле, ягымлы, ярдәмчел кеше булуы хакында безнең урам хатын-кызлары да кат-кат искә алып сөйләделәр. “Бигрәк җүнле егет иде, нинди гозер белән барсаң да, ачык чырай күрсәтеп, ярдәм итәргә тырышты. Техниканы яхшы белә иде, үзе саткан тауар булмаган очракта да, көнкүреш техникасын ремонтлап бирергә авырсынмады, урыны җәннәттә булсын”, дип теләделәр.

Сашаның әнисе – Пор-Көтәш кызы Нина да балтачлыларга яхшы таныш. Ул югары белем алып, байтак еллар район китапханәсендә эшләде. Күп сүзле булмаса да, мәгънәле һәм ачык зиһенле булуы белән үзенә тартып торган Нина әдәбиятны яхшы аңлаган киң карашлы, укымышлы белгеч булса да, ире Анатолий кинәт якты дөньяны калдырып киткәч, ике сабыен аякка бастыру өчен базарда кәсеп итәргә мәҗбүр була. Бәлки кеше арасында хәсрәтем дә бераз онытылыр дип уйлагандыр. Әниләренең йөрәк җылысы, чиксез тырышлыгы белән үсеп җиткән улы белән кызы да бу заманның төп кәсебе булган сәүдә эшенә тотына. Техниканың бөтен төрен яхшы белгән Саша әтисенә охшап шуның хәтле кулы эшкә ята торган булдыклы, йорт җанлы булып өлгерде. Аның гаилә коргач җиткереп чыккан йорты дә соклана торган. “Саша мәктәпне тәмамлагач, минем малай белән һөнәр училищесында экскаваторчылыкка укыды, бик төгәл, кешелекле, эшлекле Нинага да, улына да хөрмәтебез бик зур булды”, дип сөйли элеккеге хезмәттәше Фирдания Каюмова.

Халык хәтере кыска, кеше китә дә онытыла дигән фикергә һич тә нигез юк, сүз иярә сүз чыккан саен, күңел хәтирәләрен барлап, игелекле, шәфкатьле, тәртипле кешеләрне яхшы сүз белән искә алалар, сүзебез дога булсын дип багышларга да онытмыйлар.

Районда яшьләр һәм балалар арасында спортны җәелдерү буенча бик зур тырышлык куйган, күпкырлы сәләт иясе булып, тыйнаклыгы, иплелеге белән дә ихтирам яулаган Нурзада Сәмигуллиннар гаиләсенә дә быел зур кайгы килде. Шеңшеңәрдә яшәп яткан кадерле уллары үлеп китте. Нурзаданы урамда очратып, сак кына иңен кочып, олы кайгысын уртаклашкач,

– Авырган идеме соң улың? – дип соравыма:

– Юк, авырмады, кисәк егылды да үлде, шунысы бик үкенечле булды, дип сыкрана ата.

Чагыштырмача зур гәүдәле, яшь кеше булса да, Рузалин бик эшчән, тынгысыз ир-егет булган, хуҗалыгында ишле сыерлар, үгезләр асрап, иртә таңнан караңгы кичкәчә, азык әзерләп, мал карап, тормышны җайга салырга бик күп хәләл көч түккән.  Бәлки бер дә ал-ял күрмичә, үзен аямыйча, артык көчәнеп эшләү аның саулыгын какшаткандыр, йөреп-хәрәкәтләнеп торган чакта исәнлегебез турында бик кайгыртмыйбыз шул.

Балтачта соңгы елларда да типсә тимер өзәрдәй сәләтле, һөнәрле, оста куллы, булдыклы ир-егет кисәк җир тетрәп югалгандай инсульт, инфаркт, тромбоз кебек йөрәк-кан тамырлары чире аркасында якты дөньядан китеп барды. Шуларның берсе – эшләгән чакта бөтен Балтач районы халкы хөрмәт иткән, бик игелекле, миһербанлы, элегрәк район хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Гөлбостан Низаметдинованың бик тәртипле улы Ренат көтмәгәндә якты дөньядан кисәк тромбоз аркасында китеп барды. Ренат турында, Гөлбостанның кодагые, озак еллар балалар табибы булып эшләгән мәгънәле һәм бик абруйлы ханым Рашидә Абдулловнадан сораштым.

– Ренат – һәркемгә бик ярдәмчел дөнья бәһәсе кеше иде ул. Белгечлеге буенча ветврач булганлыктан, бик күп кеше гозерен үтәп яшәде. Соңгы елларда башы авырткач, аучылык белән шөгыльләнде, дуслары аның өчен җаннарын фида кылырга тора иде. Мәрхүмнең каберенә дә алар бергәләшеп чардуган кордылар, – диде Рашидә ханым.

Дөньядан иртә киткән андый асыл ир-егетләр һич тә онытылырга тиеш түгел. Әлбәттә, иң әүвәл, газиз баласын җир куенына салган ата-анага бик читен, хәләл ярлары, балалары да хәсрәт ачысын йөрәкләрендә озак йөртерләр әле. Көтелмәгән зур кайгы кичергән һәркемгә Ходай сабырлык бирсен дип теләргә генә кала.

Язмышның каһәрле сынавына дучар булган һәркемгә үзләрен түземлеккә өндәп, рухи ныклыкка ирешергә насыйп булсын иде. Вакытсыз киткәннәрнең рухына бер  дога булсын дигән нияттән чыгып шигырь юллары белән төгәллим язмамны.

Очыштагы бөркет-кошлар кебек

Алар кинәт җиргә атылды.

Күкләр тетрәп куйды бу мизгелдә

Сүндергәндәй җанда яктыны.

Язмыштыр дип кайгыларга батып,

Газизләре калды сагышта.

Әҗәл нигә бик аяусыз икән

Тормыш дигән хәтәр ярышта?

Моң таратып сары яфрак очар,

Җилләр чабар сагыш эзеннән.

Күңел газапларын киметергә

Дәрман иңсен дога сүзеннән.

Сезнең хәсрәт җанны телгәләде,

Тик юату сүзе тапмадык.

Бүтән олы хәсрәт күрсәтмичә

Инде Ходай сезне сакласын.

Җан өшетер үкенечле хәлләр

Беркемнең дә ишеген какмасын!

Фәридә Шакирова

фотолар мәрхүмнәрнең гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев