Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер буе... бер “эз”дән

Мин Дамир Хәбибрахмановичны 1958 елдан бирле беләм. Ул чакта Чутайда партоешма секретаре булып эшли идем, ә ул ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, безнең колхозга вәкил булып килде.

Икебез дә яшьләр бит, шуннан дуслашып калдык. Һәм гомер буе бергә булдык, бер "эз"дән йөрдек дисәм дә, арттыру булмас.

Озакламый аны да хәзерге "Кама", ул чактагы Фрунзе колхозына партоешма секретаре итеп җибәрделәр, мине бераздан шул колхозга рәис итеп куйдылар, Дамир исә Сосна, Шубан авылларында партоешма секретаре булып эшләде, берничә елдан ул да Чапаев исемендәге колхозга председатель булды. Икебез дә председатель булып бергә озак эшләргә туры килмәде анысы. Мине авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр, ә район башкарма комитеты җитәкчесе итеп күчергәч, Дамир минем урынга - авыл хуҗалыгы идарәсенә килде. Мин Сабага КПСС райкомының беренче секретаре булып киттем, ул Балтачта минем урында калды... Әйтәм бит, без гел бергә, янәшә йөрдек. Яшь чакта башланган дуслык гомерлек була икән ул, безне бик күп хатирәләр бәйли, әле дә бергә эшләгән чакларны бик еш сагынып искә алабыз. Ул чын мәгънәсендә үз эшенә бик тә җаваплы карый торган, үз эшен үзе эшли торган җитәкче булды. Эше бармаса, оештыра белмәсә, шушындый биеклекләргә ирешә дә алмаган булыр иде.

Мин аны олы бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм, гаилә иминлеге, тигезлек, сәламәтлек, балалары-оныкларының игелеген күрүен телим.

Илдус Нигъмәтуллин,
совет, партия эшләре ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250