Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Гомер буе кеше баласын якладың, әни"

Беркөнне телефоным тавыш бирде. Күрше авылдан икән. Таныш бер апа шалтырата. Гомер буе мәктәптә эшләгән укытучы. Башта үз йомышын әйтеп, мәсьәләне хәл иттек тә... тормыш мәсьәләләренә күчтек.

-Әйбәт кенә эшләп йөрисеңме, Лилия?
-Әйе, шөкер, рәхмәт.
-Дәресләрең туламы соң? (Бу барлык укытучыларның бер- берсенә бирә торган соравы)
-Тула, тула, Аллаһка шөкер.
-Классың бармы?
-Бар, әйе, 9 нчы сыйныф быел, 8 кызым бар.
-Кара, кызлар гына икән. Хәзер балалар бөтенләй икенче диләр. Әй, без укытканда да гел шулай әйтә идек. Хәзер уйлыйм да аптырыйм, кеше баласы өчен борчылып, җавап тотып гомер үткән икән бит.
Бер классым бар иде. Иң тәртипсезләр дип йөртәләр иде. Мин сүгәм, ата- ана яклый, гел мин гаепле, өй эше эшләмәсә дә, эшкә чыгасы булса да, барысына да инде. Җыелышка да гел гаепләргә генә киләләр иде. Арада шундый берничәсе бар. Югыйсә балалары начар да укымый. Соңыннан эндәшми башладым. Ярар, ничек телиләр шулай дидем. Директорга да әйтеп куйдым. Шулай үз көйләренә бетереп чыгып киттеләр.
Менә хәзер шуларның тормышларын күргәч бер нәтиҗәгә килдем. Кемгә әйтергә икән дип тә уйлап куйгалаганым бар. Син бит язасың, күзәтәм мин сине. Менә тыңла әле, безгә ул балалар берничә елга гына бит, түзеп дөрес эшләгәнмен дим. Ә теге әниләргә гомер буена- җәфа чигәсе -дип әйтәсе дә килми инде. Ә бит җәфаланалар, үзләре яклаган балалар башларына менеп җитте инде. Берәү дә начар булсын дип өйрәтми дә бит. Шуңа күрә яз әле, түзсеннәр укытучылар. Хәзерге заманда бигрәк тә. Аңламаган кешегә барыбер аңлатып булмый, аңлысына әйтеп тә торасы юк! Мәктәптән чыгып киткәч тормыш барысын да күрсәтә икән ул. Һәм тагын бер әйбер- начар укучыларга, икелечеләргә гел икенче яктан карап бәя бир яме. Аларның күбесе чын кешеләр була!
... бик озак сөйләштек әле без... трубканы куйгач уйга калдым... Ә бит хаклык бар. Укытучы буларак та, әни буларак та уйладым бу турыда. Үземнең дә ялгышкан чакларым булгандыр... Әмма улымның бер сүзе һаман күңелне әрнетеп тора. "Гомер буе кеше баласын якладың, әни",- диде бервакыт. Гомер буе диюе- 9 ел мәктәп гомере.
Әле һаман уйлыйм бу апаның сүзләре турыда... сезнең фикер ничек?

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев