Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер озынлыгының артуы илкүләм проектларга бәйле?!

Россиядә гомер озынлыгының артуы илкүләм проектлар уңышының төп индикаторы булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында әйтте.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән кешеләр саны кими.

2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

Россиядә гомер озынлыгының артуына нәкъ менә  илкүләм проектлар нык тәэсир итә, дип белдерә ил башлыгы.

Владимир Путин: “Үлем очракларының кимүен мөһим. Илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кими. Гомуми бурыч — гомер озынлыгын арттыру, шулай булгач, ул бездә бу ел эчендә дә артты. Һәм бу үлем очраклары кимү нәтиҗәсе, һәм ул сизелерлек кимеде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев