Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер язы

Балтач бистәсендә гомер итүче Әминә апа һәм Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановлар гаиләсен районыбызда кем генә белми икән?! Гаилә башлыгы Мәгъсүм Абдулла улы мәгариф ветераны, күп сандагы тарихи язмалар һәм китаплар авторы буларак билгеле районыбызның мактаулы гражданы булса, тормыш иптәше Әминә ханымны балтачлылар озак еллар район судында эшләгән суд хезмәткәре буларак белә.

36 ел гомерен суд хезмәтенә багышлаган Әминә Садыйк кызы Мөхәммәтҗановага (Гарипова) тормышында «китап язарлык» вакыйгалар, гыйбрәт алырлык язмышлар белән очрашырга күп туры килә. Балтач урта мәктәбен яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап, Юстиция министрлыгының Горький шәһәрендәге суд башкаручыларын, халык суды секретарьларын әзерләүче уку йорты курсларында белем алып кайткан яшь кыз район һәм халык судларында секретарь вазыйфасын башкара башлый. Ә 1985-1992нче елларда суд башкаручысы, ягъни суд приставы хезмәтенә беркетелә. Шулай итеп, аның яшьлек ярсулары зур җаваплылык һәм гаделлек таләп итүче җитди хезмәт юлы аша үтә, тормыш тәҗрибәсе туплый. Әминә ханым ул елларга кабат әйләнеп кайтып: «Судта эшләү - олы тормыш «мәктәбе» булды миңа! Нинди генә язмышлар белән очрашмадым бит мин...», дип күңелендә уелып калган хатирәләрен барлый. Чыннан да, ул китергән мисаллар арасында гыйбрәтле очраклар бихисап. Ир белән хатын, бала белән ана, гаилә әгъзалары яки туганнар арасындагы низаг, күршеләр мөнәсәбәте, җинаятьчелек һәм хулиганлык белән бәйле күңелсезлекләр һәм башкалар... Соңгы чиккә җитеп мөрәҗәгать иткәннәргә киңәшен дә, кирәк икән, үгет-нәсыйхәтен дә биргән ул. «Гариза язып, мөнәсәбәтләргә нокта куярга соң түгел, ә кылган гамәлең өчен үкенеп, тормышны яңадан башларга бик соң булырга мөмкин, шуның өчен суд хезмәтендә яхшы психолог була белергә кирәк. Ә зур җинаятьчелек белән бәйле эшләр гадел хөкем карары чыгаруны, дөреслекне яклауны таләп итә. Судларда бер үк вакытта бер яки берничә кешенең язмышы хәл ителә бит», дип ассызыклый Әминә ханым.
Әйе, язмыш, язмыш... Ә башкалар язмышы өчен җавап тоткан Әминә ханымның үз тормыш юлы нинди булды икән соң? Алар Мәгъсүм ага белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә һәркайсының үз тормышы. Бүген өлкәннәрне оныклар шатлыгы били һәм аларның киләчәге уйландыра. Тормышлары үрнәк, башкарган гамәлләре, халык каршында куйган хезмәтләре ак аларның. Әминә ханым уңган хуҗабикә, кадерле ана булу бәхетенең серен гаиләнең нигезендә, килен-кайнана мөнәсәбәтенең яхшы булуында күрә. «Без кайнанам Галия белән 17 ел бергә яшәдек. Ул бик пөхтә, намуслы, акыллы хатын иде, һәр эштә үрнәк булды», ди. Бүгенге көндә Әминә ханым белән Мәгъсүм ага уллары Илһам гаиләсе белән бергә гомер кичерәләр. Үзенең дә кайнана буларак дистә елдан артык килене Рәзинә белән килешеп, яхшы мөгамәләдә яшәве тормыш тәҗрибәсеннән киләдер. Дөрестән дә, язмышы аңа рәхимле, бәрәкәтле гомер, тигез пар тормыш һәм олы хөрмәт китергән хезмәт бүләк иткән. Чәчләренә чал сибелгән булса да, еллар аңа күңел матурлыгын, кешелеклелек сыйфатларын өсти генә барган. Ул быел шул бөтенлектә 75нче гомер язын каршылый алуы белән бер бәхетле булса, август ае исә Мәгъсүм ага белән гаилә коруларының алтын туен вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250