Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомере буе безнеке булды...

Сүзебез нәтиҗәле хезмәт юлы узган легендар якташыбыз Рим Ибраһим улы Зарипов турында.

Сүзебез Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры, ВЛКСМның XV, КПССның XXVII, XXVIII съездлары делегаты, Татарстан Югары Советы депутаты, гади белгечтән КПССның Татарстан өлкә комитетының икенче секретарена кадәр бик тә бәрәкәтле, нәтиҗәле хезмәт юлы узган легендар якташыбыз Рим Ибраһим улы Зарипов турында.

Аны бу дәрәҗәгә Балтач үстерде – монысы да хак. Гомере буе туган ягына йөрәгендә бетмәс-кимемәс мәхәббәт уты саклаган Рим Ибраһим улын ут күршеләребез – кукмаралылар да «безнеке ул!» – дип горурлана, искә ала. Дөресе шулай. Кукмараны үстерү өчен дә әйтеп, санап бетергесез олы хезмәт куйган шәхес бу. Әмма кендек каны тамган Балтач җире, Балтач төбәге дә гомер буе Рим Ибраһим улына хәерхаклы булды.

Район тарихында бик яшьли җитәкчелек камыты кигән санаулы рәисләребезнең берсе ул. Казан ветеринария институтын тәмамлап кайткан кичәге яшь белгечне үткән гасырның алтмышынчы елларында райондагы иң артта калган хуҗалыкларның берсе Нөнәгәр авылында булган Вахитов исемендәге колхозга рәис итеп куялар. «Бу – ил җитәкчелеге авылга йөз белән борыла башлаган, колхозлар тормышында кискен үзәрешләр башланган чор. Шушы чорның рухын бөтен күңеле белән аңлаган рәис кыска гына вакыт эчендә колхозны аякка бастыра. Бу чорда колхозда хезмәткә гарантияле түләү тәртибе, хезмәтне оештыруның яңа заманча алымнары кертелә. Хуҗалык беренчеләрдән булып азык чөгендере игә башлый, аннан югары уңыш ала. Иген культураларының һәм бәрәңгенең уңышы кискен күтәрелә. Бишьеллык дәвамында сыерлардан сөт савып алу ике тапкырга арта. Колхоз алдынгылары берәм-берәм югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар – бу исә югары хезмәт энтузиазмы тудыра», – диелә район энциклопедиясендә Рим Ибраһим улының ул еллардагы эшчәнлеге турында.

1970 елдан аның хезмәт баскычлары буйлап күтәрелеш чоры башлана. Бу елда район коммунистлары аны КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайлый, ун еллап район советы башкарма комитеты рәисе була. Бу еллар районыбызның республикада әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелү чоры була һәм, билгеле, бу нәтиҗәләрдә Рим Ибраһим улының роле, хезмәте бәхәссез. 1980 елда аны КПССның Кукмара райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу постында да ул Балтач тәҗрибәсен уңышлы куллана, нәтиҗәләр озак көттерми: Кукмара да республикада лидерлар сафына чыга. Шушы олуг хезмәтләре өчен Р.И.Зарипов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була да инде. Аннан соң якташыбыз КПССның Татарстан өлкә комитетының икенче секретаре, яңа оештырылган Теләче районы хакимияте башлыгы булып эшли, 1996-2003 елларда Саклык банкының Балтач бүлеге управляющие була.

Кайда гына эшләсә дә, булдыклы Балтач егете киңкырлы тирән белемле, инициативалы, эрудицияле булуы белән аерылып тора. Үзе артыннан сагынып искә алырлык олы багаж – онытылмаслык эшләр калдыра. Үзе исән чагында ук Кукмара районының иң алдынгы мәктәпләренең берсенә – Байлангар мәктәбенә аның исеме бирелә, бездә исә бистәнең яңа урамнарының берсе аның исемен йөртә. Кайда гына эшләсә, яшәсә дә, ул гомере буе безнеке булды, безнеке булып калды да...

Рим Ибраһим улы турында өлкән һәм урта буын хәтерендә бай мирас саклана. Һәм аның турында гына да түгел.
–Күптән түгел аның җәмәгате Люция ханым вафат булды. Аны озату тантанасында миннән күпләр Люция апаны белә идегезме, кайларда эшләде, дип, аның турында сораштылар. Юкса, ул да районыбызда билгеле кеше – танылган мәгариф ветераны иде. Рим турында язганда Люциясен дә искә алыгыз әле, – дип шалтырата Нөнәгәрдән Наил абый Салихов. Наил абый районда Зариповларны иң әйбәт белүчеләрнең берсе. Икесе белән дә бергә эшләгән. Шуңа күрә дә аннан Люция апа турындагы истәлекләре белән бүлешүен үтендек.

–Балтач урта мәктәбен көмеш медаль белән, Мәскәү дәүләт икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлаган Люция бездә укыта башлаганчы әле ике-өч ел күрше Башкортстанда район башкарма комитетының бүлек мөдире, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшли. 1961 елда безнең Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлады. Әти-әниләр соравы буенча немец теле дә укытты әле. Алты еллап директор урынбасары булып эшләде, аннан РОНО системасына күчте. Ул бик белемле, ачык күңелле, таләпчән дә, бик гади дә иде. Беркайчан мин рәис хатыны дип мактанмады, кушылган һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Ул елларда без коллектив белән бик матур итеп, аңлашып, килешеп эшләдек. Люция турында да күңелдә иң җылы, якты хатирәләр генә. Алар Кукмарага күченгәч тә элемтәләр өзелмәде. Гомер буе аралашып яшәдек. Бездә эшләгәндә ул «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булса, Кукмарада аңа «Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Рим белән алар үзләре кебек үк гади дә, кешелекле дә балалар үстерделәр. Рамилләре РКБ да танылган уролог, «Татарстанның атказанган табибы», бик күп райондашларыбызга игелек күрсәткән кеше. Кызлары Гөлсинә юридик фәннәр кандидаты, МВД юридик институтында белем бирә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рим Зарипов