Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерләр уза икән…

Элекке Кызыл Армиядән башлап илебез кораллы көчләре тарихында десант гаскәрләре зур һәм хәлиткеч өлешен кертә. Ә чыннан да кайчан һәм нинди шартларда барлыкка килгән соң бу төр гаскәрләр? Бу урында аз гына тарих битләрен актарып алыйк әле.

Яшь Совет хөкүмәте, Кызыл Армия гаскәрләре Урта Азиядә Совет власте урнаштыру буенча акгвардиячеләр, басмачылар белән аяусыз сугыш алып барган чор. 1929нчы елның язында хәзерге Таҗикстан Республикасы территориясендәге басмачылар бандасы кулына төшкән Гарм шәһәренә коралланган кызылармиячеләр төркемен һавадан аэропланнарда төшереп, шулар җитәкчелегендә җирле халык ярдәме белән Әфганстаннан кереп «оялаган» курбаши Максум Фузайлның эре басмачылар бандасы тар-мар ителә.

     Ә бер ел узгач, 1930нчы елның 2нче августында Мәскәү хәрби округының Воронеж шәһәре янында хәрби һава көчләре үткәргән хәрби өйрәнүләр барышында беренчеләрдән булып, 1927елда Франциядән сатып алынган бердәнбер Farman «Goliath»самолеты белән (Әле СССРда бу эшкә сәләтле очкычлар булмый) ике рейска бүлеп(!) 12 парашютчыны «ташлыйлар». Алар исән-бөтен килеш бер кечкенә хутор янына төшәләр. Шушы көн илебездә ВДВның туган көне, десантчыларның профессиональ бәйрәме булып китә.

Сугыш алды елларында илебез хөкүмәте десант гаскәрләренә аерым зур игътибар бирә. Гаскәрләрнең практик хәзерлеген ачыклау максатында 1934-35нче елларда Киев һәм Белоруссия хәрби округлары маневрларында 3000 парашютчы катнаша. Һавадан 8200 кешедән торган кораллы десант төшерелә.

1941 нче ел башыннан һава-десант бригадалары базалары нигезендә һәркайсына 10 мең кешедән торган һава-десант корпуслары булдырыла. Инде Бөек Ватан сугышы башлангач, оборона Халык комиссары приказы нигезендә һава-десант гаскәрләренә командование булдырыла. Шушы ук приказ нигезендә биш аеруча тиз хәрәкәтләнүче бригада, биш запас полк һәм югары командалык училищесы оештырыла.

Без, бүгенге һава-десант гаскәрләре ветераннары , илебез халкы, үзебезнең гаскәрләрнең 90еллык эшчәнлеге чорында Бөек Ватан сугышында, безгә тыныч тормыш яулауда  илебез һәм бөтен дөнья халыклары алдында хөрмәт һәм дан казануы белән горурланырга хакыбыз бар…

Бөек Җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 126 десантчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Бу батырлар арасында райондашларыбызның да булуы белән без чын-чыннан горурлана алабыз.

 Дөресен әйтим, 55 ел дәвамында хәбәрчелек эшчәнлеге белән шөгылләнеп, газета битләрендә районыбызның дистәләрчә сугыш ветераннары, ВДВ көннәрендә узган очрашуларыбыз хакында язып чыксам да, сугышта десанчы буларак катнашкан райондашларыбыз турында белмәдем.  Бу хакта «Хезмәт»тә 2000елда узган ВДВның 70 еллыгын уздыруыбыз турындагы язмамда да әйтеп узган идем. Озакламый миңа үземне десантка озаткан РВК хезмәткәре Марат Сөләйманов миңа озак еллар Балтач урта мәктәбе директоры булып   эшләгән Фәрзи Гыймадиевның десантчы буларак белүен җиткерде. Шул ук көнне укытучым булуыннан тыш 20 елга якын үзеннән умартачылык дәресләре алган адаш абый янына кердем. Озак сөйләшеп утырдык, инде бу юлы ВДВ темасына… һәм берничә тапкыр. Нәтиҗәдә Фәрзи аганың әле ул чакта арабызда булган сугышчан дуслары, Алан авылынанӘгъләм Камалов һәм Фәйзулла Фәйзрахмановлар белән очрашып, аларның хәтирәләрен алып аларны, берничә тапкыр район, республика матбугатында күрсәтү насыйп булды. Ә алар белән ут эченә кергән Шубан авылы егете Габделхәй Шаһиев батырларча һәлак була… (Бүген районда автобус йөртүче Фидарис Хаҗиев Габделхәй абыйны әтисе Кәлимулланың бертуган энесе булуын әйтте).

 Алай гынамы, Фәрзи ага белән киңәшеп, үзем алып төшеп аның белән районыбыз десантчылары белән очраштырып, ул мизгелләрне улым Раушанга видеокамерага төшертеп кала алдым. Соңгы вакытта Фәрзи агалар тормыш иптәше белән Арчадагы кызы һәм кияве Сания һәм Наил Гыйниятуллиннар гаиләсендә яшәделәр. Фәрзи аганың вафатына 4-5 ай кала (Ветеран 91 яше тулганда, 2011 елның язында үлде, кабере Балтач зиратында) аларда булып, соңгы тапкыр сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбезнең шактый өлеше видеотасмада саклана.

Әле үткән кышта гына тагын бер фронтавик-десантчыны «таптым» бит әле! Очраклы рәвештә «борын төбендәге» Сәрдегән авылында үскән язучы, журналист дустым Харис Әшрәфжановның (мәрхүм инде) «Сезгә әйтер сүзем бар» дигән язмасына юлыктым. Шул язманың бер өлешен сезгә дә укытам:

 «…Күрше өйдә (Сәрдегән авылы-Р.Ф.) Фәрт абый Әхәтовлар тәрәзәсендә ут сүнгән иде инде. Бу гаиләдә дә ләгънәт суккан сугыш үзенең кара истәлеген калдырган. Имәндәй таза булып үскән тормышка гашыйк егет Фәрт Әхәтов 19 яше тулар-тулмас Ватан сагына баскан. Киеренке өйрәнүләр, ниһаять, десантчы буларак дошман тылында көчле бәрелешләр, төнге бомбардировщикларның тоташ гөрелтесе, караңгы төнне ерып төшүче парашютларнын ак куполлары- барысы да газаплы төш кебек кенә хәзер. Типсә тимер өзәрдәй егет әнә шундый бәрелешләрнең берсендә ике аягын да бик нык яралый.  Сул аяк буыннарын махсус металлар белән тоташтырып, дефомация белән булса да саклап калалар. Уң аяк сугыш кырында югала…»

 …Фәрт абый белән танышлар идек. Әтием дә «агач» аяк белән йөргәнгә мине «аякташ җегете» дип йөрде. Вафатына гына да чирек гасырдан артык вакыт узды. «Сугыш турында сөйләргә яратмады ул,- ди төп нигезләрен дәвам итүче улы, кордашым Шамил, - Старая Русса дип атый иде үлемнән калган җирен». Бу сүзне ишеткәч, сугышчан юлын әтием кан койган Төньяк-Көнбатыш фронтында булуын белеп, биредә десантчылар кылган батырлыклар, алар кичергән җан тетрәткеч фаҗигаләр турында күп өйрәндем. Хәер, насыйп булса ул хакта да язылыр…

            ВДВ белән сугыштан соңгы зур бер эпохадааны Ватандашларыбыз алдында гына түгел, бөтен җир йөзендә аның авторитетын күтәрүгә, үсешенә зур өлеш керткән армия генералы, Советлар Союзы Герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Василий Филиппович Маргелов          җитәкчелек итте

      Гаскәрләребезне аның исеме белән «Войска Дяди Васи» (ВДВ) дип атадылар. Безгә районыбызның   бик   күп «һава бөркетләренә» шушы легендар шәхес «мәктәбен» узу бәхете насыйп булды.

Без, сугыштан соң үскән буын, үзебезнең балачак, мәктәп елларыннан шәхсән үземнең армиядә булып кайткан хәрбиләргә кызыксынып карасак та, десантчылар хакында күрү димим, ишеткәнем дә юк иде. Нәкъ 50 ел элек, яшьтәшләремне армиягә озата башлаган 1970нче елның язында районыбыздан 7 егет Үзәк аэроклубта укуларда булып, десантка яраклы дип саналган бишебез өчәр тапкыр самолеттан сикереп кайттык. Хәрби хезмәтне элекке Союзның төрлебез төрле почмакларында үттек. Ул дусларымның да исән-имине Чепьяда яшәүче Таһир Гаязов кына калды инде. Армия хезмәте «шома» гына узмады. Сикерешләр барышында фаҗигәгә таручылар да булды. Литвада учебка узганда Түбән Кама районы Макаровка авылыннан Николай Уткин әнә шулай һәлак булды. Иңгә-иң торып хезмәт иткән, үзем белән бер үк корабтан ук сикергәндә килеп чыккан фаҗигә,мәрхүмнең Татарстаннан соңгы юлга озатырга килгән әти-әнисенең ярсып елаулары, кайгы митингысы, хәрби шәһәрчектән табутны күтәреп чыгуыбыз, юл читендә басып торучы хәрбиләрнең хатыннарының, балаларының карашлары (аларның кадерлеләрен дә шушы язмыш көтмиме?). Литва җирендә табутын салкын гүргә иңдерүем яшьлек елларымның иң аяныч, иң тетрәндергеч хәтирәсе булып саклана… Хәер, үземә дә Фирганә дивизиясендә хезмәт иткәндә төнге сикерештә ташлы кырга төшеп, аякны сындырып, хәйран вакыт гипста йөрергә туры килде. Шулай итеп, миңа да 2ел шушы мәртәбәле гаскәрләрдә хезмәт итеп кайту насыйп булды. «Аягым җиңел» булдымы, миңа алмашка авылдашларым Котдус Зыятдинов, Шамил Әминов, Габделхәй Абдуллин һәм Рафис Гомәровларлар десантка алындылар. Ә очрашулар 37 ел элек күршем Рафаэль Фәйзрахманов бер төркем яшьтәшләре, авылдашларым, Наил Низамиев, Равил Хәкимов, күрше авыл егетләре Рашит Ильясов һәм Исмәгыйл Шакировлар кайткач, алар белән иң беренче десантчылар бәйрәмен үткәрдек. Еллар үтеп, очрашулар районкүләм төсмерен алды.Кемнең әле дә булса яшьлек ялкыны сүнмәгән, үз-үзен, яраткан гаскәрләрен хөрмәт иткәннәр киләләр. Беркем дә махсус чакырылмый. Шулай да, инде үзе хакында 2004 елда зур язмам басылгач (Бик куанды аңа Фәрзи ага, ул вакытта аңа 84 яшь иде!) 2004елда Фәрзи ага Гыймадиевны моннан 16 ел (элек очрашуга үзем алып килгән идем. Бик күңелле итеп, үткән сугышчан юлы турында сөйләп утырды.

   Бүген дә очрашуларга сигезенче дистәләрен ваклап килүче бабайлар да, кем әйтмешли, «әле яңа самолеттан төшкән» егетләр дә килә. Әнә иң өлкәннәрдән район ветераннар советы рәисе запастагы гвардия капитаны Рифат Абдуллин ярты гасыр элек  гвардиячел Псков дивизиясендә хезмәт иткән. Мактаулы десанчы В.И.Ленинның 100еллыгында «За воинский доблесть» медале белән бүләкләнгән, район халкына кылган олы хезмәтләре өчен, узган ел 70 яшьлек юбилеенда «За трудовую доблесть» медале       белән зурладылар дустымны.

Норма авылында яшәүче гвардия ефрейторы Фәрит Шәрипов та җиденче дистәсен төгәлләргә төгәл ярты ел кала,- дип йөри. Аңа да олы хөрмәт күрсәтелә, намуслы хезмәте өчен СССР оборона Министры Маршал А.А.Гречко приказы белән РӘХМӘТ белдерелә үзенә.(Саклана,фотосын куям)

Алдагы егетләрнең «үкчәсенә басып», җиденче дистәләренең утрасын узып, Таһир Гаязов, Фаил Габдрахманов, Әлфәт Газизов, Рашат Фатыйхов, Вәгыйз Шиһабетдинов, Анатолий Васильев, М.Чупанов, Нурулла Сәгъдиев, Вәгыйз Шиһабетдинов, Рафаэль Галиуллин, Валентин Терентьев, Харис Газизовлар атлый. Бәйрәм көнендә араларыннан әле дә уртак эш өчен янып-көеп йөргән Фаил белән Әлфәтнең, заманында очрашуларызга үзләренең ярдәменен куйган Нурулла, Вәгыйз һәм 30 елдан артык табыннарыбызга аш-су әзерләгән Рашатның исемнәрен аерым әйтеп узасым килә. Ни кызганыч, кордашларыбыз, минем белән тәүге мәртәбә очыш ясаган Мәлик Мөҗипов, Равил Тимербаев һәм Борис Романовлар, авылдашларым Котдус, Шамил, Габделхәй һәм Рафислар, күрше авыл егетләре И.Төхвәтуллин һәм Ш.Камаловлар күптән гүръ иясе булдылар шул.  

   Инде гаскәрләребезнең шушы күркәм юбилее көнендә сүз алганда еллар үтеп, районкүләм төсмерен алып, республикабызда танылу алган берлегебезнең иң тәүге һәм дәвамлы лидерлары белән таныштырып үтәсем килә. «Күрше хакы- Аллаһ хакы», - дип сүземне күршем Рафаэльдэн башлыйм әле

…Моннан 8 ел элек минем 60 яшьлек юбилеемда Рафаэльнең хәләл җефете Гөлзидә безнен очрашулар, десанчылар дуслыгы турында искә алды. …80нче еллар башы. Күршем Рафаэльнең инде өйләнеп, башка чыккан чоры. Без гадәттәгечә, балга җыелган чебеннәр сыман, әле ул чакта унбишләп кеше Рафаэль дустыбызнын капка тобенә жыелабыз. Һәркем үзенчә букчасына кирәген салып, хәстәрләнеп килә. Болынга китәргә кузгала башлаганда яңгыр ява башлады.. Үзара, без десантчылар, ничего потерпим дигән булабыз. Гадәттәгечә, безне хәстәрләп озатырга чыккан Гөлзидә: «Рафаэль, егетләр, өйгә кереп утырыгыз әле, яңгыр басылгач төшәрсез»-ди. Күпме карышсак та күнми чара калмады. Ә яңгыр туктамады. Гөлзидә әле ул чакта кулда йөрткән беренче балалары Рафил белән керә чыга йөри, безне сыйлый… Кайбер туган туганына да якты чырай күрсәтмәгән әлеге чорда шул көннәрне искә алам да, сәбәбен чамалагансыздыр, оялып куям. Рафаэль дистәләрчә еллар Балтачта автомобиль мәктәбен җитәкләде. Меңнәрчә кешеләрне һөнәрле итү белән бергә ярдәм сорап килгән райондашларның гозерен үтәде. 35 елдан артык безнең «Комбат» буларак үз канаты астында тотты. Инде дистә елдан артык Кукмара автомәктәбен әйди. Районыбыздагы хезмәтен, игелекле эшләрен улы Рафил дәвам итә. Безнең тәүге очрашуларыбызның шаһите, иң нәни «пионеры» ул Рафил Рафаэль улы! Аны әле дә ВДВ сафларында дисәм дә хаталану булмас:  юбилейларыбызда, Җиңу Парадларында аның егетләре иярләгән транспортта үтәбез!

   Район десантчылар берлегенең тагын бер «алтын баганасы» районара юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясов. Зәңгәр күктә алган биеклеген югалтмыйча, игелекле эшләре белән районыбызда, республикабызда иң абруйлы җитәкчеләребезнең берсе булып танылды ул. Газета бите кысалары чикле булганга аның игелекләреннән фәкать үзебезнең «батальон»га күрсәтелгәннәренең берничәсен әйтеп узыйм.

 Инде узган ел яңартып төзелгән «Ватан сакчысы» мемориал комплексында моннан биш ел элек без үзебезнең ВДВ «почмагын» булдыруга алындык. Бу адымда тәүге уңышыбыз булып, комплекска Рәсәй үзәгеннән кайтарылган «БМП»- пехотачыларның хәрби машинасы менеп «кунаклады». Аннары калган «җиһазлар» белән тулыландырылды. Бу зур эшләргә бик күпләребезнең өлеше керде әлбәттә. Ә төп иганәче, финанс чыгымнарын күтәрүдә иң саллы өлешне Рәшит әфәнде кертте, эшнең башында торучы да ул булды. Хәер, аннан тыш та, кыен хәлдә калганда бик күпләребез Рәшитнең ярдәменә таянабыз. 

Бик күпләребез зәңгәр күктә алган биеклекләребезне югалтмыйча, матур эшләребез белән янәшәдәгеләребезне куандырып яшәргә тырышабыз Бу уңайдан  дусларыбыздан  Исмәгыйл Шакиров, Наил Низамиев, Марсель Хәкимов, Борис Карабаев Карадуган ветучастогы җитәкчесе Руслан Галимов, хезмәт вазыйфалары белән күтәрелеп башка районнарда хезмәт куючы Хаузир Вәлиев, Эдуард Фәйзрахмановларны атап узарга була.

Безнең дусларыбыз арасында чын сугышларда катнашучылар да бар бит әле.  Шулардан Әхәт Салихов, Илгиз Николаев һәм Тәуфыйк Ганиевлар Әфганга кертелеп, сугышта алган рухи һәм физик травмалардан озак кына авырып, яшьләй үлеп киттеләр. Шөкер, бу үлем тегермәнен кичкән Фәрит Шәрифуллин, Фәрит Әхтәмов (дистә елдан артык безнең «шев-поварыбыз), Фидаил Садыйков һәм Газинур Зиннәтуллиннар әле дә бик күпләребезгә үрнәк булып яшиләр.

 Шуларның берсе, электән иң актив егетебез, Рафаэль- комбатның традицияләрен уңышлы дәвам итүче, районыбызда озак еллар прокурор ярдәмчесе, өлкән тикшерүче булып хезмәт куйган, соңгы вакытта җәмәгать хөкемдары булып эшләүче  юстиция подполковнигы Ф.Шәрифуллин турында берничә сүз әйтеп узыйм. Фәрит 1986елның май аенда армиягә алына. Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә алты ай учебка узып, БМП-2 наводщик-оператор белгечлеге ала. Фирганә дивизиясенең 56нчы ДШБ составында Әфган җирендә экипажында Фәрит тә булган БМП-2 зур батырлыклар кыла…      Ә алтын куллы төзүче Айдар Хисмәтуллин һәм РОВДда безнең иминлегебезне саклаучы Ралиф Гариповлар Төньяк Кавказда дәһшәтле сугыш хәрәкәтләрендә кан койганнар.Күптән түгел генә бер егетебез Таҗикстанга хезмәт итәргә китте. «Инде бер үк исән-сау йөреп кайт», -дип теләп калдык Балтач егете Айнур Закировка. Шунысы жәл, десантчы яшьләр арасыннан авылдашым Рәшит Бариев Абхазиядә миналар зарарсызландырганда яраланып, уңайлана алмыйча арабыздан китеп, җаныбызны әрнетте. Шөкер, безнең арада Рәшитнең сугышчан дуслары Ранил Якупов белән Айрат Ибәтуллиннар бар.

 Әмма хәзерге катлаулы, бигрәк тә ил-җирнең тыныч булмаган чорында да яшьләрнең үз теләкләре белән армиягә китүе күңелне сөендерә, алар белән горурлану, соклану тойгылары якты өметләр уята. Әле узган ел гына каникуллары саен безнең очрашуларыбызга килеп йөргән райондашыбыз Ильсаф Нуриев ВДВның Рязаньдагы югары хәрби училищесын тәмамлады. Казанда хәрби автоинспекциядә хезмәт итә. “Никто, кроме нас!” Ягъни, бездән башка беркем дә булдыра алмаганны да эшлибез, дигән мәгънәдәге бу сүзләрне телдә генә түгел, эш гамәлләре белән раслаучы яшьләребез бар. Бәйрәмебезне каршылаганда авыр кайгы кичердек. Фаҗигагә тарып, гаять ачык, һәрбер эштә актив Илһам Гарифуллин мәңгелеккә күзләрен йомгач килеп туган кыенлыкларны нәкъ менә яшьләрнең хәл итүе, мәрхүмне соңгы юлга озатуда куйган хезмәтләре олы ихтирамга лаек.

 Безгә берничә ел рәттән районда Җиңу парадында катнашырга туры килде. Бу чарада катнашкан барлык егетләргә, «старшинабыз» Фәнил Габдрахманов белән «флагоносец» Байрон Рәхмәтуллинга да фәкать «Афәрин» диясе килә.

Әлбәттә, әле бик күпләр хакында җылы сүзләр язып булыр иде. Шуна күрә үзегезне сайтларга һәм газетага бик күпләрен оныкларым Рүзәл белән Рәсүл Фәрзиевлар төшергән фотоларда күрерсез.     

   Үзем исә «штабта» ерак дәвердән бүгенгәчә араларында өлкәннәрдән мин генә булганга, башта «ветеран» дип йөртсәләр, соңарак батальонның «военкоры» булып танылдым. Армиядә дә сугышчак листок редакторы булдым, аңа өстәп, язмаларым дивизия, округ газеталарында басылды. «Хезмәт»тә, республика матбугатында соңгы ун елда гына     ВДВ темасына дистәгә якын язмаларым урын алды. Моннан вацап группабызны ачканчы күп төрле оештыру , финанс,«парадный расчетны» туплау өмәләр, гомумән барлык чараларда да катнашырга тырышам. Республикабызда узган авиация бәйрәмнәрендә катнашам, күренекле десанчылар белән даими элемтәдә яшим. Гомерләр уза икән, дуслар!  50 ел элек… Әле яңа гына кебек, беренче тапкыр ефәк гөмбәз астында тибрәнгән көнем… 

Районыбызның зәңгәр беретлылары күктә алган биеклекләрен югалтмыйча, үзләренең яшәү рәвеше, матур эшләре белән туган ягыбызга ямь өстиләр. Сезне хөрмәтле гаскәрдәшләрем, ВДВның 90 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм барлык райондашларыма да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Язмам исә мәрхүмнәрнең гаиләләренә җылы бирсен, ә үзләренең рухына изге дога булып ирешсә иде.

 

Рамазан Фәрзиев, ВДВ ветераны.

Фото: Фаил Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВның 90 еллыгы