Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерләр уза икән ул ...

Мул сулы чишмәсе, киң басу-кырлары, куе урманы белән үзенә дәшеп торган Пыжмара кызы, хезмәттәшебез Фәридә Фазылова басу тулы ашлык житешкән мәлдә - август аенда дөньяга аваз сала.

Бәлки шуңадыр да аның холкы-фигыле дә тулы. Туганчылыклы, ихтирамлы, эшчән булганлыгы әти-әнисе Рәшит һәм Мөрәвәрә ападан күчкән сыйфатлар. Гаиләдә алар алты бала үсәләр, алтынчысы һәм иң кадерлесе Фәридә була.

Фәридә кечкенәдән ук төгәллеге, китап укырга яратканлыгы белән сыйныфташларыннан аерылып тора. Мәктәпне ул бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Хезмәт юлын "Кама" колхозында башлый. Читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Биш еллап комсомол оешмасын җитәкли. Авыл мәдәният йортында узган концерт, театрлар Фәридәдән башка узмый.

Фәридә һәрчак тырыш, сабыр булуы белән башкалардан аерылып тора. Инде менә ничә еллар каенанасы, тыл ветераны, озакламый 90 яшьлек зур бәйрәмен каршылаучы Сафура апа белән килешеп, уртак тел табып яшиләр. Эшендә дә уңган хезмәткәр ул. Районның көзгесе булган иң яхшы хуҗалыкларның берсе - "Кама"да баш икътисадчы вазыйфасын башкара. Хуҗалыкның алдынгылар сафында булуында хезмәттәшебезнең дә өлеше зур.
Гөлфәния Гыймадиева,
Әтнә авылы.
Фото: https://vk.com/wall-45804003?own=1&offset=1320

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250