Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөрләп узды Сабантуйлары!

Безнең Балтач Сабан туе табигатьнең гаҗәеп ямьле почмагында уза, моның белән күпләр килешер. Быел да үз ямен җуймыйча матур гына үтте ул. Сабантуйга хәер-фатиха биреп Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

сабантуй-2023. Сабантуйлар җитте, сихри тальян моңнары Мәйданнарга тарта күңелне. Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне Авыр елларда да үткәрде. Шигъри җанлы шагыйрьләргә кушылып, Сабантуйның үзгә ямен тоясың, халкың белән бергә бәйрәм итәсең, ераклардан авылдашлар кайта, яшел хәтфә болыннарда дус, туганнар очраша, кыр батырларына урын түрдән бирелә, хезмәт алдынгылары Сабантуй әләмен күтәрә, баш батырны баганага бәйләп куйган тәкә көтә, безнең районда тагын бер матур күренеш бар әле – төп Сабантуйда районның мактаулы гражданнары барлык Балтач халкы алдында бүләкләнә. 

Үзешчән сәнгатьтә актив балаларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре, бизәлгән атлар бәйрәм бизәлешен тудырды. Тальян моңнары йөрәккә үтте. Шул тальян моңнарына кушылып, мәйданга укытучы-остазлар чыкты. Аларны район башлыгы һәрберсен аерым бүләкләп, кунак-лар белән бергәләп түргә узды, мөхтәрәм бәйрәм кунакларын ипи-тоз белән каршы алдылар, сәхнәгә озаттылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның изге теләкләренә кушылып, башкалабыз кунагы Республикабызның Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Татарстан Рәисенең котлавын ирештерде, депутатыбыз Камил Ногаевның, райондашыбыз, Татарстан Рес-публикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиевның котлаулары Сабантуйның ачылышын ямьләде.

Аннан соң районыбызның Кыр батыры, «Игенче» хуҗалыгы механизаторы Раушан Фәйзрахманов, алдынгылар сафын биләүче сыер савучыларыбыз – «Кызыл юл»дан Ләйсән Габделхәева, «Активист»тан Маргарита Федорова Сабантуй әләмен күтәрде. Чәчү алдынгысы Раушан Фәйзрахманов 2021 елда да алдынгылыкны яулап, районда беренче булган иде. Уңган-тырыш райондашларыбызны район башлыгы бүләкләде, кулларын кысып, ихлас рәхмәтен белдерде.

Кунаклар районыбыз тормышын алып баруда үзләре тарафыннан фидакарьлек күрсәткән райондашларыбызны бүләкләп узды. Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәте һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «1нче районара юл-төзелеш идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең йөктөягеч машинисты Мөдәрис Нәкыйпов бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә «Арбор» җәмгыяте механизаторы Нурулла Ульданов лаек булды. Нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Рәхмәте «Маяк» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять директоры Хәлил Хаҗиевка тапшырылды. Озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты «Норма урта гомуми белем мәктәбенең» татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Җәләевага бирелде.ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына «Борнак» җәмгыяте сыер савучысы Ольга Шапринова һәм район авыл клублары методисты Ираида Васинкина лаек булды. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән «Алга» җәмгыятенең баш хисапчысы Миләүшә Закирова, Тимирязев исемендәге җәмгыять тракторчысы Илшат Зарипов бүләкләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Рәхмәте «Кызыл юл» хуҗалыгының баш хисапчысы Алсу Әшрәповага, «Сосна» җәмгыятенең баш зоотехнигы Айдар Әхмәдуллинга белдерелде.

Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш кертүләре, аның ролен һәм абруен күтәрүе өчен Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемнәре быел Арбор авылында туып-үскән, районыбызга һәм дә туган авылына игелекле эшләр кылган профессор, педагогия фәннәре докторы Мөхәммәт Гатиятуллинга, шәхси эшмәкәр, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, авыл җанлы Гөлсем Миңнебаевага, «Дуслык» җәмгыятенең ындыр табагы мөдире, бар гомерен туган колхозына багышлаган Шәрифулла Гарифуллинга бирелде.

Иң өлкән кеше – Түнтәрдән Әминә Зарипова, Сабантуй алдыннан туган бала – Тагашур авылыннан Глеб Закиров, бәйрәм алдыннан язылышкан парлар – Алина һәм Артем Павловлар, иң кызыгы, киленнең әти-әнисе дә моннан 24 ел элек бәйрәм алдыннан язылышкан һәм аларга да Балтач Сабан туенда бүләк биргән булганнар. Яңа гаилә коручылар, Сабантуй тирәләрендә дөньяга туган сабый да, иң олы кеше дә бүләксез калмады. Аннан уеннар башланды, көрәш кызганнан кызды, атлар чабышы булды. Гомумән, бәйрәм бик матур, мавыктыргыч узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Сабан туе