Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурланырлык шәхес

Алан авылын кем генә белми икән, урманлы, җиләкле, гөмбәле, чыпталы – һәрвакыт күркәм кешеләре белән дан тота, тырыш хезмәтләре белән үрнәк булырдай гаиләләре күп.

Аларның күбесендә ишле бала тәрбияләнеп, белем алып чыкканнар. Шундыйларның берсе Хәйдәр Шәмсетдинов гаиләсе. Бу гаиләдә әти-әни балалар өчен иң күркәм, иң тырыш кешеләр булдылар.

Хәйдәр абый белән Мөнәвәрә апа (алар инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын) бөтен йөрәк җылыларын биреп 12 бала тәрбияләп үстерделәр: 6 малай, 6 кыз. Сүзем шушы кыз балаларның берсе Хәдичә Хәйдәр кызы Әхмәтханова хакында!

Балалар тырыш, дус булып абый-апа дип бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп үсәләр. Алан халкы чыпта сугу белән дан тоткан авыл ул, мәктәптән кайткач бергәләшеп әти-әниләренә булышуларын сагынып сөйли Хәдичә апа. Ике энесе, бер абыйсы – мәрхүмнәр инде, калган туганнары бар да үз тормышлары белән бик матур итеп кешеләрне сокландырып яшиләр.

Урта белемне алгач Хәдичә апа Малмыжга пешекчелеккә укырга керә, укудан кайткач әнисенә, энеләренә дәрес хәзерләшергә булыша, ике көн ялдан соң тагын укырга китә.

Ор егете Габделбәр кызның кайтканын күзләп йөри һәм көннәрдән бер көнне ул Хәдичә апаны гомерлек яры итә. Орда матур гына яшиләр, ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Хәдичә апа кайнанасын да үз әнисе кебек тәрбияләп соңгы юлга озата. Балалары да һөнәр үзләштереп, матур гына яшиләр. Кызы, малае Казанда үз гаиләләре белән яшиләр, ял саен оныклары кайтып, кунак булып китәләр; гөмбә, җиләк җыеп әби-бабайга булышалар.

Балтачка күчеп килгәч (хәзер сүтелгән инде ул) “Кыңгырау” балалар бакчасына өлкән пешекче булып эшкә керә, аннан соң 13 ел Балтач урта мәктәбендә эшли, хәзерге вакытта үзәк мәчеттә өлкән пешекче булып эшли. Үз һөнәренең остасы – ул пешергән ризыкларның тәмлелеген әйтеп бетергесез; күңел җылысы биреп пешерә; тәмле бәлешләре, коймаклары, гөбәдияләре телеңдә эреп китә.

Хәдичә Хәйдәр кызына иң матур сыйфатларның берсе бирелгән – ул туганлык җепләрен бәйләп, бер-берсенең кадерен белеп, әти-әнисенең нигезен таркатмыйча, ташламыйча тотучы да әле. Һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә, кирәк чакта туганнарына, дусларына ярдәм итә, алар өчен йортларының ишеге һәрчак ачык, якты йөз һәм мул табын белән каршы ала. Әти-әнисен үз куллары белән тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатты.

“Агачның ямен боҗралардан, кеше гомерен эшләгән эше, кылган гамәлләре белән билгелиләр” – диләр халыкта. Аның гомере заяга узмаган; ул балаларны, халыкны тәмле, иман тулы ризыклары белән сыйлаган үзенең җан җылысын кешегә бүләк иткән.

Алдагы тормышы да бүгенгедәй мул, бәрәкәтле булсын, үзе кылган изгелекләр меңе белән үзенә әйләнеп кайтсын.

Рушания Шакирова

Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алан авылы Горурланырлык шәхес