Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гозерем җавапсыз калмады

Мәрхәмәтлелек

Без Балтач бистәсендә күп фатирлы йортта яшибез. Фатирыбыз икенче катта. Коляскалы кешегә урамга чыгу өчен шактый кыен, һәрчак кеше ярдәме кирәк. Берничә ел элек пандус ясаганнар иде. Башта ирем ярдәме белән шуннан йөрдек, үзем генә йөри алмадым. Иремә инсульт булганнан соң аңа да авырлашты. Дөрес, күршеләр бер дә авырсынмый ярдәм итә иде. Әмма һаман кеше борчыйсы килми дип, урамга да сирәк чыга башладым. Ярдәм сорап, кыенсынып кына район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов исеменә хат яздым. Моңарчы да бер гозеремне җавапсыз калдырмадылар, бу юлы да тиз арада ярдәм итәргә алындылар. Төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев бу эшне үз кайгыртуына алды. Миңа пульт белән эшли торган күтәрткеч ясадылар. Җайланмасын Чиләбедән кадәр кайтартканнар булып чыкты. Шулкадәр уңайлы! Хәзер урамга чыгу проблемасы бетте. Көненә берничә тапкыр саф һава суларга чыгам. Өйдә генә тору ялыктыра бит. Урамга чыккач, йөреп тә кайтасың, танышлар да очрый, сөйләшәсең, аралашасың. Миңа шушы мөмкинлекне тудырган барча кешегә рәхмәтләр укып яшим.

Эльза Сәгыйтова,

беренче төркем инвалид.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм