Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гражданнарны кабул итү оештырыла

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Skype» программасы аша гражданнарны кабул итү оештырыла.

16 март көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләреннән турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прием граждан гражданнарны кабул итү