Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемгә тәтеде

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанда иң югары бәя булган Тукай бүләге язучы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Поповка бирелә. Татарстан президенты бу хакта фәрман имзалады.

Чаллыда яшәүче Вахит Имамов әлеге шәһәрнең язучылар оешмасы рәисе, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире, татар халкы арасында ул "Ир канаты", "Сәет батыр", "Утлы дала", "Татар яугирләре" һәм башка тарихи әсәрләре, милли азатлык турында язган очерклары белән билгеле. Ул Тукай бүләгенә "Утлы дала" исемле ике томлы тарихи романы өчен тәкъдим ителгән иде.
90 яшен тутырып килгән рәссам Владимир Попов әсәрләре дөнья гизде. Аныӊ эшләре 2000 елда Тәһранда узган Халыкара Коръән һәм каллиграфия күргәзмәсендә катнашты. 2006 елда Лүбнән, Сүрия һәм Мисырда - барлыгы җиде шәһәрдә шамаил һәм тугралары күрсәтелде. Италия, Төркия, Монголия сәнгать сөючеләре дә аның әсәрләре белән таныш.
Попов Шиһабетдин Мәрҗәни, Бакый Урманче, Илдар Ханов, Әхмәтҗан Таһиров улы Шакирҗан дип аталган тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
Кайгыгамы, шатлыккамы, безнеӊ төбәктәшебез Фатыйх Сибагатуллин Габдулла Тукай исемендәге премия иясе була алмады.
Фото: http://www.millattashlar.ru/index.php/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250