Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Гырон быдтон»нан илһамланып кайттык, диделәр

Балтачтагы «Сабантуй» ял паркында тагын бәйрәм. Моңа кадәр ел саен Чепьяда үткәрелгән «Гырон быдтон» быел монда күчте.

Башка республикалардан, районнардан килгән мәртәбәле кунаклар янәшәсендә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин халыкны әлеге матур бәйрәм белән котлый. Районыбызда һәр милләт кешесенең дус, бердәм булуы, аларның үзләренә генә хас йолалары, бәйрәмнәренең бөтен район халкы белән бергә билгеләп үтүендә дә чагылуы ассызыкланды. Ярак Чурма авылыннан Матрёна Семеновна Спиридоновага нәкъ менә бүген - 20нче июнь 90 яшь тулган. Үзен тәрбияләп торучы малае, килене, оныклары белән бәйрәмгә ул да килгән. Мәйдан уртасында, бөтен халык алдында район җитәкчесе аны олы юбилее белән котлады, ил башлыгының котлау открыткасы белән бүләкләр тапшырды. Күтәренке рух белән башланган бәйрәм бөтен йоласын китереп дәвам итә. Халык зур казанда пешерелгән бодай боткасыннан авыз итә. Төрле төбәкләрдән җыелган удмурт туганнар борынгыдан калган йоланы искә төшереп, иген уңышының мул булуына йогынты ясый торган «көчләргә» дога кылалар, рәхмәт әйтәләр. Монда җыелган бар милләт кешесенең теләге бер - игеннәр мул уңыш бирсен! Йортлар имин, тормышлар сәламәт булсын, бәхет-шатлыклар мулдан булып, көннәребезне насыйп ризыгыбыздан аермасын. Бәйрәм күп төрле уеннар, күңелле ярышлар белән кичкә кадәр дәвам итте. Рәхәтләнеп ял иттек, алдагы көннәргә илһам алдык, диделәр «Гырон быдтон»нан кайтучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250