Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйнварда түгел, июльдә

Яңа елга аяк басуга һәрнәрсәнең бәясе күтәрелә, дигән борчулы уйларның бер өлешен ярты елга кичектереп тору мөмкинлеге туды. Ягъни, мәсәлән, «зәңгәр ягулык» өчен түләү тарифлары гыйнвардан түгел, июльдән артачак.

Федераль хезмәтнең тарифлар буенча идарәсе 2012нче елда газ тарифларының артуын билгеләүче карарны раслады. Әлеге карар буенча җирле халыкка ел башында газ өчен түләү квитанцияләре иске бәя белән киләчәк, соңгы еллардан аермалы буларак тарифлар 1нче гыйнвардан артмады, үзгәрешсез калды. Ләкин бу «тоткарлану» 1нче июльгә кадәр генә дәвам итәчәк, аннан «зәңгәр ягулык» өчен 15 процентка артык түләячәкбез. Искә алсак, былтыр да бәяләр арткан иде: 1нче гыйнвардан - 5, ә апрельнең бөресеннән 9,5 процентка. 2010нчы елда да тарифлар буенча 20 процентка күбрәк түләгән идек.
Агымдагы елның июль аенда шулай ук электр энергиясенә һәм җылылык өчен түләүләргә дә арту күзәтелә. Электр энергиясе 6 процентка артса, җылылык өчен бәя 12 процентка күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250