Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл затларны нәрсә хөрмәтенә куандырганнар, язмабыз шул хакта... (+фото)

"Кадерле әниләр! Ягымлы кызлар. Сез һәрьяктан да зур хөрмәткә лаек кешеләр. Сабырлыгыгыз, тормыш юлында очраган киртәләне җиңә алырга үзегездә көч таба алуыгыз безне бик сокландыра"

Узган ялда Норма мәдәният йортында иртәдән бәйрәмчә матур көй яңгырап торды. Монда Балтач районында әшләп килүче “АМВЕЙ” компаниясе партнерлары инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә һәм "Фикердәш" клубында йөрүчеләргә хәйрия бәйрәме оештырдылар.

– Кадерле әниләр! Ягымлы кызлар. Сез һәрьяктан да зур хөрмәткә лаек кешеләр. Сабырлыгыгыз, тормыш юлында очраган киртәләне җиңә алырга үзегездә көч таба алуыгыз безне бик сокландыра,– диеп бәйрәмне ачып жибәрде группа җитәкчесе Рәйсә ханым Сабирова.

Әниләр иркенләп ял итә алсыннар өчен, үз эшләренең остазы Рәзинә Галимуллина, Римма Хәбибрахманова, Алисә Галләмовалар балаларга мастер-класс оештырдылар, кәгазьдән бик матур сумкалар ясаттылар. Аларны әниләренә бүләк итеп тапшырганда ул балаларның куанганнарын күрсәгез!!!

Ә әниләргә чын бәйрәм булды! Осталар кулларга массаж ясадылар, битләрне матур тоту ысулларын аңлаттылар һәм яхшы аппарат ярдәмендә бөтен теләгән кешегә дә массаж сеансы уздырдылар, бизәнү серләренә өйрәттеләр. Табиб Лилия Хаҗиева әниләргә язгы чорда ашауны ничек төрлеләндерергә, нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә киңәшләр бирде. Бәйрәм искиткеч матур концерт номерлары белән аралашып барды.

Соңыннан килгән кунакларны оештыручылар "АМВЕЙ" компаниясендә әзерләнеп чыккан файдалы чәй, төрле тәмле ризыклар белән сыйладылар. Шушы матур чараны оештыруга үзенең көчен куйган һәркемгә,"АМВЕЙ" компаниясе җитәкчеләре Рәйсә Сабирова, Рәзинә Галимуллинга, Айрат Закировларга, Норма мәдәнияте хезмәткәрләре Ранил Садыйков, Зилә һәм Лилия ханымнарга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә командаларының тагын да үсүен, көчәюен, зур уңышларга ирешүләрен телибез һәм мондый бәйрәмнәрне кабат көтеп калабыз.

Чулпан Габделганиева
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы мәрхәмәтлелек атнасы