Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Халык белән хакимият арасын бәйләп торучы күпер без», – ди район иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Мансур улы Зәкиев.

- Вакыйф Мансурович, районда яшәүчеләр арасында әлеге совет турында хәбәрдарлык сүрән әле. Мөрәҗәгатьләр вакытында нинди совет, нәрсә белән шөгыльләнә диючеләр күп булды.

- Әлеге совет күптән яшәп килә. Татарстан иҗтимагый палатасының бер тармагы булып саналабыз. Ә инде әлеге палата республикабыз тормышына, аның социаль-икътисадый үсешенә, иҗтимагый эшләренә, иминлек мәсьәләләренә зур йогынты ясый. Дәүләт советы утырышларында кануннарны карауда, аларга үзгәрешләр, өстәмәләр кертүдә дә палатаның өлеше зур. Районда оешкан советның максаты җәмәгатьчелекнең яшәешен күзәтүгә, проблемаларын күтәрүгә, аларның фикерен тыңлап, анализлап, совет әгъзалары белән уртак бер фикергә килеп, мәсьәләләрне уңай хәл итүгә юнәлдерерлек дәрәҗәдә өйрәнеп җитәкчелеккә тәкъдим белән чыгуга корылган.
- Район газетасы редакторы буларак, Сез райондагы хәлләр белән яхшы таныш инде...
- Әлбәттә. Районда булган вакыйгаларның үзәгендә кайнау, халык белән якын торып эшләү, күп кенә катлаулы мәсьәләләрне нәкъ менә газета аша хәл итеп куя алу эштә җиңеллек тудыра. Әйтик, «Хезмәт десанты» исеме астында чыгып килүче язмалар кечкенә авылларның проблемасын барып өйрәнүгә, халык саны аз булган авылларны саклап калуга багышлана.
Шөкер, бездә бу уңай хәл ителә, чөнки халкыбыз уңган, булган, тырыш. Бу теманы инде мин редактор постына килгәнче үк кузгатырга йөрдем. Һәм менә ул юнәлештә әйбәт кенә эш башладык. Халык проблемасын үз эченә алучы рубрикаларыбыз да бар. Шәхсән үземне балалар язмышы борчый, бигрәк тә үз-үзенә кул салганнарга тыныч карый алмыйм. Андый бәхетсезлекләрне булдырмау өстендә эшлисе иде. Гомумән, баш мөхәррир булуым совет эшчәнлеген алып баруда сизелерлек уңай йогынты ясый дип уйлыйм. Советта һәр өлкә буенча белгечләрдән тупланган махсус комиссия булуының да ярдәме зур.
- Соңгы вакытта нинди проблема каралды?
- Балаларны балалар бакчасына урнаштыру. Бу өлкәгә карата хәйран күп мөрәҗәгатьләр булу сәбәпле, әлеге мәсьәләне район Советында махсус карауга ирешә алдык. Күп кенә сорауларга җаваплар табылды.
- Коррупциягә, терроризм, экстремизмга каршы көрәш буенча оештырылган чараларда, акцияләрдә даими катнашасыз...
- Уйламаган-көтелмәгән хәлләр булып тора. Шуңа күрә, уяулыкны беренче чиратка куябыз. Әйтик, күчеп кайтучыларның гамәлләрен күз уңында тотарга кирәк, хәтта авылларда төрле дини китаплар таратып йөрүчеләр дә бездә шик уята. Шунысын әйтергә кирәк, советның һәрбер гамәле район хакимияте җитәкчелеге белән берлектә тормышка ашырыла. Без - халык белән хакимият арасын бәйләп торучы күпер ролен үтибез.
- Журналист буларак, дәүләт органнарыннан мәгълүматларны җиңел ала идем. Ә менә иҗтимагый советка аларны бирергә атлыгып тормыйлар бугай. Хезмәткәрләрен үк тыялар. Бу совет нинди куркыныч тудыра микән аларга дигән уй килә?
- Бернинди дә куркыныч тудырмый. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртуыбыз кайбер җитәкчеләргә ошап бетмәскә мөмкин. Үзләренә өстәмә мәшәкать аласылары килми. Ләкин без бер якка да зыян китерү ягында түгел, алтын урталыкны табарга тырышабыз. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп, үзара аңлашып эшләсәк бар да әйбәт, бар да тәртип булачак.
Газета укучыларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, кемне нинди гаделсезлек борчый, безнең иҗтимагый советка рәхим итегез. Балтач район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча совет секретаре, район хакимияте башлыгы ярдәмчесенең 2-44-76 телефонына шалтыратсагыз да була. Район хакимияте сезнең звонокка битараф калмаячак. Әйткәнемчә, без алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ШАКИРОВА.
Фото: http://richinvest.biz/voprosy-otvety/vashi-voprosy-moi-otvety-vypusk-1-voprosy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250