Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык еллык нәтиҗәләр белән дә танышты, моң-зарларын да белдерде (+фоторепортаж)

Халык җыенында икенче көн тәртибендәге тема буенча чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин исә райондагы оешма-учреждение һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә узган 2016 ел дәвамындагы нәтиҗәле эшчәнлек белән таныштырды. Хезмәт хакларының вакытында бирелеп баруын уңай яктан бәяләде. Үсеш белән елны тәмамлаган оешмаларга аерым тукталды: "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы, "Балтачагрохимсервис", "МДСУ-1"...

Халык җыенында икенче көн тәртибендәге тема буенча чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин исә райондагы оешма-учреждение һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә узган 2016 ел дәвамындагы нәтиҗәле эшчәнлек белән таныштырды. Хезмәт хакларының вакытында бирелеп баруын уңай яктан бәяләде. Үсеш белән елны тәмамлаган оешмаларга аерым тукталды: "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы, "Балтачагрохимсервис", "МДСУ-1" юллар идарәсен, "Азык" ширкәте һәм башка оешмаларның эшчәнлекләрен аеручы мактап телгә алды.
Район җирлегендә эшләп килә торган республика җитәкчелеге карамагындагы 30лап программаның уңышла гына башкарылуын билгеләп үтте. Юллар төзелеше, биналарга капиталь ремонт эшләре, ипотека программасы буенча яшь гаиләләр өчен салына торган йортларның төзелешенә тукталды.
Эре оешма-предприятиеләр, газ, электр белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек көнкүреш тормышта халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешмаларның, район мәгариф тармагы, мәдәният өлкәсе, спорт чаралары, яшьләр эше, төрле категория райондашларыбыз арасында спартакиадалар үткәрелеше, социаль өлкә, район пенсия Фонды һәм башка мөһим тармакларның халык белән тыгыз элемтәдә эшләвен уңай бәяләде. Ирешкән уңышларны саклап калган хәлдә 2017 елга фаразлар хакында әйтелде, җитештерүчәнлекне арттыруга карата максат-бурычлар билгеләнде.
Шулай ук район башлыгы статистик һәм демографик күренешләркә бәя биреп, яшәешебезне билгели торган балалар туу, үлем очраклары, никахлашу һәм аерылышу кебек мөһим күрсәткечләр белән таныштырды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев демографик хәл белән якыннанрак таныштырды. "Соңгы берничә елга нәтиҗә ясап, 2013 елда иң күп туу очрагы теркәлгән булган. Ләкин елдан-ел бу күрсәткеч кими бара. Икенче һәм өченче яки дүртенче балалар табучылар хисабына бала табучылар санында соңгы елларда стабильлелек сакланып кала", дип белдерде. Чыгышын дәвам итеп, "Ашыгыч ярдәм" күрсәтүдәге яңалыклар, прафилактик тикшерүләр, диспансеризация үтү, амбулатория биналарына ясалган капиталь ремонтлар, 2017 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов катлаулы һәм урамнарда һәм җәмәгать урыннарында башкарылган җинаятьләр, вак хулиганлык һәм аларга карата кулланылган чаралар, профилактик юнәлештәге эшләр хакында сөйләде. "Узган елда барлыгы 117 кеше җинаять эшләгән, бу сан 2015 ел белән чагыштырганда 17гә артык дигән сүз. Елдан-ел арта баруы, арада балигъ булмаган балалар, мәктәп укучылары, хатын-кызлар тарафыннан кылынган җинаятьләр булуы - күңелле күренеш түгел" дип бәяләде.
Башка районнар белән чагыштырганда, безнең районда хокук бозу очракларының азрак булуы, ачыкланган җинаятьләр саны, киресенчә, күбрәк булу район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең оперативлыгын һәм тырышлыгын дәлилләүче факт булып тора.
Халык җыенында әлеге чыгышларда яңгыраган мәсьләләргә карата залдан сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Күпчелек сораулар үзара салым акчасы белән бәйле рәвештә урам юлларына һәм тротуарларга кагылышлы иде. Балтач бистәсенең Арбузова, Зоя Космодемьянская урамнарының төзеклеге, бассейнның кайчан төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылуы һәм үзара салым акчасының 400 сум булуы пенсия яшендәге өлкәннәр өчен шактый зур сумма булуы, мәктәпләрдә вахтер, җыештыручы булып эшләүчеләрнең бик аз хезмәт хакы алуы борчый. Бу һәм башка сорауларны район җитәкчелеге ишетте һәм эш планына алып, уңай якка хәл итәргә ышандырды.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250