Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык җыеннары

Хәтерлисездер, ел башында район хуҗалыклары, җирле үзидарә, оешма-предприятиеләрнең отчет җыелышларында район җитәкчеләре дә катнашып, үзләренең ел буе башкарган эшләренә отчет тоттылар, киләчәккә план-максатлары турында сөйләделәр.

Халык белән болай очрашып аралашу районыбызда күптән килгән матур традиция һәм эзлекле дәвам итә. Аларда үзеңне борчыган сораулар һәм проблемалар буенча конкрет җаваплар алырга, туган төбәгеңне үстерү буенча тәкъдимнәреңне әйтергә мөмкин.
Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» һәр төбәктә Халык җыеннары үткәрергә карар кылды. Монда син яшәгән авылыңдагы теге яки бу мәсьәләне хәл итү буенча үз тәкъдимеңне кертә аласың, авылдагы социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү юллары билгеләнә. «Бердәм Россия» партиясе үзенең алдагы 5 елга хәрәкәт программасын эшләгәндә шушы Халык җыеннарында әйтелгән фикер-тәкъдимнәрне берләштерәчәк. Димәк, бу программаны эшләүгә һәр җирлеккә, аларда яшәүче һәр кешегә мөмкинлек тудырыла дигән сүз.
«Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда: Партия, Президент Рөстәм Миңнехановның «халык арасына чыгарга» дигән бурычын үтәү йөзеннән, бөтен республика күләмендә Халык җыеннары уздырачак. Аларны «Бердәм Россия»нең 250 мең әгъзасы һәм тарафдары оештыра. Гади халык белән очрашулар партиянең сайлау кампаниясен үткәрүенең төп формасына әйләнәчәк, дип белдерде.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/04/16/96734/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250