Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр ярдәмне туплауда райондашларыбызның олы йөрәкле булуы ярдәм итте, диләр волонтерлар (фото)

Игелекле эшләрнең чиге юк.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәттә булган егетләргә ярдәм итәргә ашкынып торучы райондашларыбыз бик күп.

Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге төркемнең төп хезмәтләреннән тыш игелекле юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштык.

Алар барысы да гаилә башлыклары, ирләр, лаеклы ялдагы өлкәннәр, балалар тәрбияләүче әтиләр. Әмма аларның барысын да Җиңү көнен якынайту дигән бер максат берләштерә. Чималын да үзләре юнәтеп, төп хезмәтләренә зыян китермәскә тырышып кичләрен, төнгә чаклы шәмнәр, учак кабызу өчен ут (розжиглар) ясаучы, маскировкалау сеткаларына материалны кисеп, таслап бирүче егетләрнең яшәү рәвешләре махсус операция башланганнан бирле икегә бүленгән.

Нәкъ шушы төркем иң беренче мобилизацияләнгән егетләрне хезмәткә кирәк-яраклар, махсус җылы киемнәр белән тәэмин итеп җибәргән иде. Әлеге егетләрнең тырышлыгы белән күпме ватандашыбызны кышкы салкыннардан саклап калган кечкенә мичләр ясалды һәм әле дә ясала.

Шәмнәр ясауда мәктәп балалары, әти-әниләр дә бик актив. Атна саен чәршәмбе көнне Балтач һәм Куныр мәктәпләре укучылары дәресләрдән соң ярдәмгә килә икән үзләренә. Калай банкалар дөрес ачылмаган булса, бер егет аны тигезләп тора, калганнар исә эче куыш катыргыны бөкләп парафин салырлык итеп савытларга тутыра. Берничә егет парафинны эретеп савытларга агыза. Парафин тутырылган шәмнәр озак яна, блиндаждагы солдатларга җылылык та, яктылык та бирә.

Игелекле эшләрнең чиге юк. Быел әлеге төркем үзләре генә сугышчыларыбызга 15 тапкыр 36 газель өстәмә прицеплар белән гуманитар ярдәм, халкыбыз тырышлыгы белән үрелгән 100 маскировкалау сеткалары илткәннәр. Октябрь аенда 2 тапкыр барып, егетләребез белән күрешеп, ярдәмнәрен тапшырып кайткан булсалар, декабрь уртасында тагын юлга чыгарга әзерләнәләр.

Һәр ярдәмне туплауда райондашларыбызның олы йөрәкле булуы ярдәм итте диләр волонтерлар. Ә менә үзләре хакында бик аз сөйлиләр алар. Шулай да шәмнәр ясаучы төркем егетләрен исем-фамилияләре белән язып үтәсе килә. Биредә иң өлкән волонтерлар Газинур абый Ибраһимов белән Илсур абый Корбанов, алар лаеклы ялда инде. Гарифуллин Ильяс, Азат Хисмәтуллин, Илшат Камалиев, Айрат Мөхәммәтҗанов, Рамил Сабиров, Илнур Салихҗанов, Рушан Галиев, Рөстәм Фазылҗанов, Фаил Хафизов, Рүзәл Закировлар һәркем өчен үрнәк. Барысы да гап-гади хезмәт сөючән, аз сүзле егетләр, эшләгән хезмәтләре хакында да кыенсынып кына сөйлиләр. Ә эшләгән эшләре санап бетерерлек түгел!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев