Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр вакыйга йөрәктә урын ала

27 декабрь көнне районыбызда гаять тә зур, истә калырлык чаралар узды, алар район тарихына кереп калды

Иң беренче Чепья урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рафаэль Галимуллин белән Дмитрий Степанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, истәлек тактасы ачылды. Аннан Сосна, Карык-Серма һәм дә Кариле авылларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә Гариповлар, Игнатьевлар, Ивановларлар, Хәсәновлар гаиләләре өчен төзелгән йортларда булып, гаиләләрне өй туе белән котладылар.

Бу көнне Түнтәр авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә төзелгән хоккей мәйданчыгы ачылды.

Әлеге ачылышны авыл халкы Яңа елга зур бүләк итеп кабул итте. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәдис Вафин белән Фәнзил Шакировның гаиләләрен Яңа ел белән котладылар. Шулай ук Кариле авылында яшәүче күпбалалы Нурмөхәммәтовлар гаиләсе Яңа ел котлауларына лаек булды.

Үзара салым акчасына Шушма елгасы аша төзелгән җәяүлеләр күпере ачылды. Һәр чарада да Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Ногаев катнашып, ихлас теләкләр ирештерделәр, бүләкләр бирделәр. Депутатыбызны балалар юмарт Кыш бабай итеп кабул иттеләр, чөнки ул әлеге рольгә кереп сабыйларны сөендерде.

Һәр вакыйга йөрәктә урын ала. Имин еллар килеп, шатлык-лы вакыйгаларның бәрәкәтен күрергә язсын, авыр кайгы киче-рүчеләргә Раббыбыз сабырлыклар бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей Карек-Серма күпере