Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат ташучы бәхете яки Шеңшеңәрдән Рәмзия Кәлимуллинаның тырыш хезмәте хакында

Хат ташучы матбугат белән укучы арасында тоташтыручы җеп кебек. Тышта кармы-яңгырмы, ул юлда, авылдашларына газета-журналлар, хатлар таратырга ашыга.

Юкса, хезмәтенә дә бик күп түләмиләр, эшен дә җиңел дип әйтеп булмый. Елмаеп каршы алсалар, рәхмәт әйтеп озатсалар, шуңа күңеле була аның. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә хат ташучының килүе зур бер бәйрәмгә тиң.
Шеңшеңәр авылы хат ташучысы Рәмзия Кәлимуллина да һәр өйдә көтеп алынган кунак. "Халык газетаны күз карасы кебек көтеп ала, Шеңшеңәр авылында аеруча район газетасын яратып укыйлар. Капка төбенә чыгып кар-шы алучылар да була. Кышын газета бигрәк тә тансык, бакчаларда эш булма-гач, авыл кешесенең вакыты күбрәк", ди Рәмзия апа авылдашлары хакында.
Рәмзия апа Шеңщеңәр авылы кыз, биредә тормышка чыгып, Нургаян абый белән ике ул үстергәннәр. Олы уллары Фәнзил инде өйләнгән, хатыны Гүзәл белән бер ул үстерәләр. Кечкенәләре - Рәсүл дә Казан шәһәрендә яши.
Шеңшеңәр почта бүлекчәсе Шеңшеңәр һәм Ор авылларына хезмәт күрсәтә. Флера Галиева җитәкчелегендә эшләүче хат ташучылар Миңзирә Шакирова һәм Рәмзия Кәлимуллина бертуганнар кебек эшли.
- Эшемне яратып башкарам. Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказлы хатлар җыябыз, пенсияләрне таратабыз, коммуналь хезмәтләргә һәм башка төрле түләүләрне җыябыз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең инде, - ди Рәмзия апа.
- Хезмәтебезне намус белән башкарып, үзебезгә тапшырылган планны һәрчак арттырып үтибез. Ике авыл халкы да хат ташучылардан бик канәгать, алар адресына беркайчан да тискәре фикер әйткәннәре юк. Шөкер, бүгенге көндә почта бинабыз да бик уңайлы. Рәхмәт район почта бүлекчәсе җитәкчелегенә. Якты, җылы бүлмәләрдә эшлибез. Ремонт эшләренә көчләре кергән егетләргә дә газета аша олы рәхмәт хисләре ирештереп, тормышларында сәламәтлек, гаилә тигезлеге телим, - диде почта бүлекчәсе мөдире Флера Галиева.
Менә шулай дус-тату, бердәм булып, эшләп яткан мәлләре Шеңшеңәр бүлекчәсе кызларының. Үзләре кебек хезмәтләре дә бары мактауга лаек.Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Рәмзия Кәлимуллина «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Татарстан почтасы» белән бергәлектә хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында үткәргән бәйгедә "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңү яулады. Узган атнада Рәмзия апа Казан шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында булып кайтты.
- Хезмәтен югары бәяләгән җитәкчелеккә бик рәхмәтлемен. Ә иң олы рәхмәтем авылдашларыма. Газет-журналларны күпләп алдырган шеңшеңәрлеләргә, - диде ул.
- Вакытлы матбугатка, бигрәк тә "Хезмәт"кә ничек болай күп яздыруга ирешә алдыгыз? - дип кызыксынам.
- Үзең яхшы. Сүзеңне тыңлап язылабыз, диләр әбиләр, - дип, елмаеп җавап бирде ул. - Замана белән авыл халкы да нык үзгәрә хәзер. Чөнки күпләр интернет хезмәтеннән файдаланалар. Хатны дә челтәр аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрүчеләр күп. Әмма авылыбызда газет-журналлардан аерылмаучыларның элеккечә калуы шатландыра, киләчәккә өмет уята.
Быел да Харис Хәкимов, Нурия Нәбиулина кебек зыялы авылдашлары беренчеләрдән булып район газетасына язылганнар инде. Алар барлык яңалыкларны беләләр, вакыйга буенча үз фикерләрен ачык итеп бәян итәләр.
- Район газетасыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Аңарда барысы да бар - туганнан алып үлгәнгә кадәр, ә иң мөһиме - Балтач һәм балтачлылар хакында. Бер җөмләсен дә төшереп калдырмый, өтеренә кадәр укыйм һәм шуңа күрә, барысын да белеп торам, пенсиядә утырган кебек тә түгел", -ди Нурия Нәбиуллина.
Шулай булмыйни, буяу исе килеп торган газета-журналларны кулга алып укуы үзе генә дә ни тора?! Ә кояш кебек балкып торган хат ташучы Рәмзия Кәлимуллина булганда ничек итеп вакытлы матбугатка язылмаска мөмкин. Аның җылы куллары авыл халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.
P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ә сез "Хезмәт"кә язылдыгызмы әле? Нәкъ менә хәзер бу темага уйланыр вакыт. Июльдән "Хезмәт" өегезгә килсен өчен, бүгеннән үк һәм июньнән соңга калмыйча язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250