Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат ташучылар арасында бәйге уздырыла, балтачлылар җиңәрме

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылу чорында почта бүлекчәләре, хат ташучылар арасында бәйге уздыра.

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча да хат ташучылар арасында бәйге игълан ителә. Ул 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Башка еллардагы кебек берничә номинация буенча бүләк тапшырыла. Безнең хатучыларыбыз "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинацияләрендә көч сынаша ала. Беренче номинация буенча - 15, "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинация сендә җиңүче почта бүлекчәсенә 30 мең сум акчалата бүләк каралган.
Хәтерләсәгез, хат ташучылары арасында Сосна авылыннан Гөлзилә Әхмәтҗанова, Шеңшеңәрдән Рәмзия Кәлимуллина һәм Бөрбаш почта бүлекчәсе республикада иң яхшылар булып танылып, акчалата бүләккә ия булды.
Бәйгенең шартларынакилгәндә, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларына 2017 елның икенче яртыеллыгына язылучылар саны 2016 елның икенче яртыеллыгына язылучылар саныннан 5 процентка артыграк булырга тиеш. Әмма бер шарты бар: әлеге хат ташучы эшләгән почта бүлекчәсенең дә 2017 елның икенче яртыеллыгына тираж үсеше кирәк.
Бәйгене башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250